

"Башкортстан Республикасының төбәк бүлеге Гүзәл Насыйрова җитәкчелегендә күп кенә социаль программаларны гамәлгә ашыра, - дип яза портал. - Шуларның берсе - «Аек авыл» конкурсы.
Бу проект Башкортстанда 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу елларда инде өч меңнән артык торак пункт сәламәт яшәү рәвеше өчен көрәшкә кушылган. Статистиканың коры саннары артында иң мөһиме - авылны, аның гореф-гадәтләрен һәм әхлакый нигезләрен тергезү. Һәм бу процесста төп рольне хатын-кызлар һәм алар төзегән берләшмәләр уйный.
"Аек авыл" турында сөйләгәндә сүз алкогольдән баш тарту турында гына бармый. Бу - күләмле яңарыш фәлсәфәсе. Авыл кешеләре тормышына аек караш берьюлы берничә мөһим мәсьәләне хәл итә. Эчүчеләр азрак булган саен, социаль учреждениеләр карамагына эләккән гаиләләр һәм балалар да азрак. Алкоголь куллануның кимүе авыл халкының сәламәтлегенә дә яхшы йогынты ясый.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә: "Безнең ата-бабаларыбызда исерткеч эчемлекләр куллану культурасы бөтенләй булмаган. Мин аңлыйм, безнең заманда бу проблеманы көч куллану ысуллары белән хәл итеп булмаячак. Кешеләрне үзләре «юк» дисеннәр өчен күтәрергә кирәк. Һәм бүген горурланып әйтә алам: уртак эш нәтиҗәсендә бездә суррогат алкоголь белән агуланып үлүчеләр саны берничә мәртәбә кимеде. Без зур эш башкардык, ләкин бу - алда торган эшнең бик аз өлеше генә. Конкурсның мәгънәсе - кешеләрне берләштерүдә".
Фото: "Женщины России"