Республика Министрлар кабинеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, инде традициягә әйләнгән очрашу Башкортстан Хөкүмәтенең 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында отчет бирү алдыннан уза.
– Бездә уңышлы хезмәттәшлек урнаштырылды. Узган елда 220дән артык закон проекты каралды. Аларның өчтән бере диярлек республика Хөкүмәте тарафыннан закон чыгару башлангычы буларак кертелде. Алар төбәк
эшчәнлегенең барлык аспектларына да кагыла. Моннан тыш, 900дән артык ярдәмче закон акты актуальләштерелде, - дип өстәде Андрей Назаров.
Салават Хөсәенов үз чыгышында, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларының һәм төбәк Хөкүмәте әгъзаларының уртак эше төп юнәлешләр буенча төбәк потенциалын үстерүгә ярдәм итә, дип сөйләде.
- Безнең эшебез Башкортстан икътисадына һәм сәнәгатенә этәргеч бирә, шулай ук республика халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Ышанам, уртак тырышлык белән без теләсә нинди авырлыкларны җиңә алачакбыз, - диде Салават Хөсәенов.
Андрей Назаров үз чыгышында узган елның Русиядә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланганын искә төшерде, бу закон чыгаручылар һәм республика башкарма хакимияте органнарының уртак эшендә төп юнәлешләрнең берсенә әверелде. Бүген Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча иң яхшы системаларның берсе төзелгән.
Төбәктә сәнәгать күрсәткечләре, дәүләткә санкцион басымга карамастан, 5 ел эчендә 23 %ка арткан. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры сүзләренчә, бу Русиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак. Бу елның гыйнвар нәтиҗәләре буенча 10 %ка үсеш теркәлгән.
Башкортстан, илнең алдынгы аграр төбәкләренең берсе буларак, үз позицияләрен ныгытты. Узган елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 6,8 %ка арткан һәм 290 млрд сумнан артып киткән. Бу республикага Русиядә 9нчы һәм Идел буе федераль округында 3нче урынны алырга мөмкинлек бирде.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/28585/