+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март , 11:55

Кемгә ноутбук, кемгә суыткыч...

Бүген туры эфирда гәзит һәм журналларга язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатылды.

Кемгә ноутбук, кемгә суыткыч...
Кемгә ноутбук, кемгә суыткыч...
Бүген БСТ телеканалының туры эфирында 2026 елның беренче яртысына язылу кампаниясе йомгаклары буенча «Республика Башкортостан» нәшрият йортының республика, шәһәр һәм район басмалары язылучылары арасында традицион призлар уйнатуда җиңүчеләрне игълан иттеләр.

Конкурста ноутбук, кар җыю машинасы, суыткыч тартма, телевизор, робот-тузан суырткыч һәм "Карагай" шифаханәсенә юллама уйнатылды.

Ноутбук «Йәшлек» һәм «Дуванский вестник» гәзитләренә язылган Дуван районы кешесе Р. Ярмөхәммәтовка эләкте.

Нуриман районыннан Дәүләтбай Әлибәков «Тулпар» журналына һәм «Красный ключ» гәзитенә язылган өчен кар җыю машинасын алды.

Уфа шәһәреннән З. Ишбулатовага «Аманат» һәм «Һәнәк» журналларына язылган өчен суыткыч тартма эләкте.

Телевизорны Уфа шәһәреннән Э. Закирҗанова «Йәшлек» һәм «Яңа Балаҡатай» гәзитләренә язылган өчен отты.

Робот-тузан суырткычны «Башҡортостан уҡытыусыһы» журналына һәм "Ейәнсура таңдары" гәзитенә язылган өчен Зианчура районыннан А.Гомәров алды.

Махсус приз - "Карагай!" шифаханәсенә юллама иясе - Уфа шәһәреннән Р. Гафарова. Ул "Йәшлек" һәм "Беҙҙең Ҡыйғы" гәзитләренә язылган.

Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз! Язылуга кушылыгыз һәм кыйммәтле призлар отыгыз!
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас