+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март , 08:40

Һәр мөрәҗәгать – игътибар үзәгендә!

ЦУР ярдәме белән Октябрьский шәһәрендә тукталыш павильоны ремонтланды.

Һәр мөрәҗәгать – игътибар үзәгендә!
Һәр мөрәҗәгать – игътибар үзәгендә!

Җиде көндә Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системалары төрле темаларга 7724 мөрәҗәгать теркәгән. Алдагы атнадагы белән чагыштырганда, хәбәрләр саны 116га арткан.

Иң күп мөрәҗәгатьләр юллар темасы буенча –─ 2686. Нигездә, юлларны кардан чис­тарту, чокырларны ямау, юллар төзү һәм ремонтлау буенча язганнар.

 

Төзекләндерү темасына –─ 1420 хәбәр. Җәмәгать һәм ихата территорияләрен кардан һәм чүп-чардан җыеш­тыру, төзек­ләндерү һәм территорияләрне су басу буенча шәрехләр күп булган. Башка темалар да актив күтәрелгән: идарәче компания­ләр эшенә зарланганнар, җәмәгать транспорты, табибка язылу, хәрби хезмәт һәм хәвефсезлек буенча сораулар биргәннәр. Башкортстан ЦУРы барлык мөрәҗәгатьләрне контрольгә алган һәм муниципалитетларга, министрлыкларга, ведомстволарга эшкә юллаган.

16-22 мартта Башкортстан ЦУРы муниципалитет, министрлык һәм ведомстволардан коллегалары белән бергә 6018 проблеманы хәл иткән. Менә шуларның берничәсе. Октябрьский шәһәренең 34нче бис­тәсендәге 13а санлы йорт подъездында тәрәзәләргә пыяла куел­ган. Бу хакта социаль чел­тәрләрдә йортта яшәүчеләр сораган булган.
Нефтекама халкы Җиңү һәм Ленин урамнары кисе­лешен­дәге светофорны төзек­ләндерү үтенечен Кире элемтә платформасында калдырган. Шәһәр хакимияте хезмәткәр­ләре һәм “Чисталык һәм тәртип хезмәте” бригадасы мәьәләне хәл иткән.

Октябрьский шәһәрендә Мәскәү проспектындагы тукталышны ремонтлаганнар. Бу хакта урындагы халык сораган. Тукталыш павильонының түбә­се булмавы турында социаль челтәрләрдә шушы микрорайонда яшәүчеләрнең берсе язган. Мәсьәләне хәл итү белән Октябрьский шәһәре хаки­миятенең Стратегик үсеш, юл хуҗалыгы һәм транспорт бүлеге белгечләре шөгыль­ләнгән.

Уфада яшәүчеләрнең социаль челтәрләрдәге шикая­теннән соң Степан Кувыкин һәм Рабкоров урамнары киселешендәге юл участогында чокырлар тигезләнгән. Инцидентны район хакимияте һәм коммуналь хезмәткәрләр эшләгән. Исегезгә төшерәбез, әле чокырларны салкын асфальт белән ямыйлар. Көннәр җылыну белән аларны кайнар асфальт катнашмасы белән ямаячаклар.

Уфаның Р. Зорге урамында, биредә яшәүчеләрнең социаль челтәрләрдәге үтене­ченнән соң, берничә сәгать эчендә юл өслеген тергез­гәннәр. 16 мартта иртән Башкортстанга идарә итү үзәге хезмәткәрләре хәбәрне тер­кәгән һәм Октябрь районы хакимиятендәге коллегаларына эшкә тапшырган. Шул ук көнне “Уфаводоканал”ның юл хезмәт­ләре урынга чыгып, юлны тәртипкә китергән.

Уфада Космонавтлар урамы, 13 адресы буенча “Берьяклы хәрәкәт белән юлга чыгу” дигән юл билгесе куелган. Бу хакта халык сораган, Орджоникидзе районы хакимияте һәм “СУРСИС” учреждениесе бел­гечләре үтенечне канә­гать­ләндергән.

Белоретта Е. Губин урамында яктырту тергезелгән. Анда фонарьлар янмавы турында быел февральдә районда яшәүчеләрнең берсе язган. Аның мөрәҗәгатен Баш­корт­станның “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән. Хакимият мөрә­җә­гатьне профильле хезмәт­ләргә юллаган. 13 мартта проблема хәл ителгән.
Калтасы районының Күтә­рәм авылында да урамнарны яктырту җайланмалары куел­ган. Бу хакта социаль чел­тәрләрдә урындагы халык сораган. Район хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, проблема турында белгәннәр – инде контракт төзегәннәр һәм документларны килештерүгә җибәргән­нәр. Февральдә терәкләр урнаштырылган, кабель сузылган һәм мартта авылда урам утлары кабынган.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас