Кичә республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Уфаның “Наратлар” торак комплексында “Урман әкияте” яңа балалар бакчасын ачу тантанасы узды. Бу – район халкы өчен көтеп алынган вакыйга. Мәктәпкәчә учреждение төзелеше 2017 елда ук башланган иде, ләкин туктатылды. Эшләр 2024 елда гына тергезелде, һәм хәзер балалар бакчасы беренче тәрбияләнүчеләрне кабул итәргә әзер.
“Шәһәр төзелеше комитеты эше нәтиҗәсендә төзүче акчасына бу күптән көтелгән социаль объектны төзеп бетерү мөмкин булды, – дип билгеләде Уфа мэры Ратмир Мәүлиев. – Башкалада тагын ике яңа балалар бакчасы төзелә”.
2263,45 квадрат метр мәйданлы учреждение 156 урынга исәпләнгән. Яңа балалар бакчасында төрле яшьтәге балалар өчен алты төркем эшли башлаган да инде. “Хәерле юлга! Мондый балалар бакчалары һәм мәктәпләр күбрәк булсын!” – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Уфадан Белоретка поезд белән дүрт сәгатьтә барып җитәргә мөмкин булачак. Бу хакта Куйбышев тимер юлы җитәкчесе урынбасары Дмитрий Новиков хәбәр итте. Апрельдә Башкортстанга ике системалы ике “Финист” электр поезды киләчәк. Республика Башлыгы кушуы буенча тизйөрешле электричкалар Уфа – Белорет маршрутына тәгаенләнә. Шул рәвешле, таулы Башкортстан башкаласына 4 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин булачак. Октябрьдә бу маршрут Магнитогорскига кадәр озайтылачак, ә киләсе елда “Финист”лар Сибайга кадәр йөри башлаячак.
Чарада төбәк җитәкчесе муниципалитет башлыкларына территорияләрне чистарту өчен бер атна вакыт бирде. Ул шәһәрләрне һәм авылларны кыш буена җыелган пычрактан мөмкин кадәр тизрәк тазартырга кушты. “Яз килде, кар юк диярлек, кешеләрне урамга чыгарыгыз. Мин моны катгый таләп итәм. Пычракны хуҗалык оешмаларының көче белән генә бетереп булмый. Чүп-чарны җыярга, юлларны ямарга һәм башка эшләрне башкарырга кирәк”, – диде Радий Хәбиров. Ул белдерүенчә, киләсе атнадан җомга һәм шимбә өмәләре нәтиҗәләрен тикшерү башланачак.
“30 мартка республикада асфальт түшәлгән автомобиль юлларының 23 проценты тикшерелде. 7180 кимчелек ачыкланган, хәзерге вакытта аларның 1347се салкын асфальт белән бетерелде”, – диде үз чыгышында транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская билгеләп үтүенчә, статистика буенча, узган атнада юллар темасына 2500 мөрәҗәгать килгән, күпчелеге – Уфа, Стәрлетамак шәһәрләреннән, Белорет районыннан. “Чокырлар кешеләрне ярсыта. Алар зарлана, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Әйдәгез, бу мәсьәләне тиз арада хәл итик. Быел без юлларны ремонтлауга узган елдагыга караганда иртәрәк чыгачакбыз. Барлык заводлар бер ай алдан эшли башлаячак. Шуңа күрә хәзер алда 25 миллиард сум үзләштерү бурычы тора, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, бераз күбрәк”.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, кешеләргә нинди юллар һәм кайчан ремонтланачагын аңлатырга кирәклеген ассызыклады.
Елена Прочаковская ачык люклар проблемасына да игътибарны юнәлтте. “Бүген каникуллар башлану белән бу тема аеруча актуаль. Ачык люклар буенча мөрәҗәгатьләр бик күп. Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә әлеге люкларның хуҗаларына муниципалитетларга һәм оешмаларга хатлар җибәрдек. Аңлашыла ки, оператив эшләргә тырышалар, әмма, кызганычка каршы, люкларның кемнеке икәнен ачыклый башлаган очраклар да бар, ә бу вакытны ала”, – дип хәбәр итте Елена Прочаковская.
Республика Башлыгы муниципалитетлар башлыкларына вәзгыятьне контрольгә алырга кушты. “Каникуллар чорында бер бала да зыян күрергә тиеш түгел”, – диде Радий Хәбиров.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.