+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 апрель , 06:40

БДПУ конкурста җиңде

М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты Русия Мәгариф министрлыгының балалар һәм яшьләр катнашлыгында патриотик тәрбия өлкәсендә бөтенрусия, округ һәм төбәкара чаралар уздыруга конкурста җиңүче булды.

БДПУ конкурста җиңдеБДПУ конкурста җиңде
БДПУ конкурста җиңде
Балалар һәм яшьләрне тәрбияләү дәүләт сәясәтенең стратегик өстенлеге булып тора, дип ассызыклый Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.

"Позывной "Яугир" төбәкара ачык белем бирү марафонын уздыру буенча югары уку йорты проекты 4 млн 678 мең сум күләмендә ярдәм алды.

«Проект РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итү абруен популярлаштыруга һәм пропагандалауга, катнашучыларда хәрби әзерлек һәм Ватанны саклау, тормыш иминлеге өлкәсендә теоретик һәм практик белемнәр формалаштыруга, шулай ук Русия Федерациясенең төрле субъектларыннан килгән яшьләр арасында патриотик тәрбия өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен төбәкара коммуникация мәйданчыгы булдыруга юнәлтелгән», - дип билгеләп үтте М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов.

Патриотик проект 2026 елның августыннан ноябрьгә кадәр өч этапта гамәлгә ашырылачак. Беренче этапта 10 заманча видео дәрестән торган цикл булдырылачак. Аларны төзүгә гамәлдәге хәрби хезмәткәрләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, тактик медицина буенча инструкторлар, БПЛА белән идарә итү буенча белгечләр һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучылары җәлеп ителәчәк. Видеодәресләр һәм аларга тест биремнәре университетның дистанцион укыту системасында урнаштырылачак. Әлеге материаллар буенча илнең 10 төбәгеннән кимендә 1000 7-11 сыйныф укучысы белем алачак.

Проектның икенче этабы өйрәнелгән темалар буенча төбәкара онлайн-олимпиада булачак. Аның нәтиҗәләре буенча проект экспертлары арасыннан компетентлы жюри 150 җиңүчене һәм призерны билгеләячәк, алар кара-каршы форумга чакырылачак.

Өченче этапта "Позывной "Яугир" төбәкара ачык белем бирү слеты уздырылачак. Ул өч көн дәвамында Акмулла университеты мәйданчыкларында узачак. Форум программасына тренажерларда күнекмәләр эшләп чыгарылган тактик медицина буенча практик мастер-класслар, хәрби һәм тактик әзерлек (БПЛА җыю һәм идарә итү, ут әзерлеге) буенча дәресләр; хәрбиләргә психологик ярдәм күрсәтү керә. СВОда катнашучылар, МЧС коткаручылары, көч структуралары вәкилләре белән белем бирү һәм мотивацияле очрашулар планлаштырылган. Форум экскурсия программасын үз эченә ала. Проект хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләрдә патриотизм һәм гражданлык тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Командага Акмулла университеты укытучылары һәм хезмәткәрләре, шулай ук җәлеп ителгән экспертлар керәчәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас