+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 Апреля , 13:25

Табибны 6 миллионга алдаганнар

Уфа дәваханәләренең берсенең 46 яшьлек табибына «Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәре» мессенджерда ниндидер хат турында хәбәр язган.

Табибны 6 миллионга алдаганнарТабибны 6 миллионга алдаганнар
Табибны 6 миллионга алдаганнар
Аннары табиб белән «курьер» элемтәгә кергән һәм банк картасыннан CVC-кодны атауны сораган.

Шуннан соң тагын бер шалтырату килә. Билгесез граждан уфалыга Дәүләт хезмәтләрендә аның шәхси кабинеты ватылуы һәм мошенникларның аның исәбеннән акча урларга тырышуы турында хәбәр иткән.

Саклау өчен табибны барлык акчаларын "хәвефсез счетка" күчерергә күндерәләр. Ул шулай эшли дә — күрсәтелгән реквизитлар буенча алты миллион сумга якын акча җибәрә.

Үзен алдаганнарын аңлап, ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
 
Төрле СМСларга ышанмасагыз, сак булсагыз иде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас