0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель , 13:25

Бер тәүлектә генә 41 исерек водитель тотылган...

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республика Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1600 очрагы ачыкланган.

Бер тәүлектә генә 41 исерек водитель тотылган...
Бер тәүлектә генә 41 исерек водитель тотылган...

 

41 исерек машина йөртүче идарәдән читләштерелгән, аларның 5се исерек хәлдә руль артына кабат утырган, хәзер аларга җинаять җаваплылыгы яный. Юл-патруль хезмәте инспекторлары шулай ук балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуның 38 фактын, транспорт белән идарә итүнең 6 фактын ачыклаган.

“Хөрмәтле гражданнар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучыларга битараф калмавыгызны үтенәм. Әгәр дә Сез машина йөртүченең исерек хәлдә машинага утыруына очраклы шаһит булсагыз, бу факт турында Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгының «Ышаныч телефоны» ннан хәбәр итегез. : 8-347-272-32-92 яисә Дәүләт автоинспекциясе чат-ботына - GIBDDRB_02bot” – ди ЮХХДИ җитәкчесе.
Ул билгеләвенчә, бәлки, нәкъ менә сезнең шалтырату машина йөртүченең генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең дә гомерен саклап калыр.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас