0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель , 19:08

Дәүләт думасында балаларга бензин сатуны тыюны тикшерәләр

Балигъ булмаганнарга бензин сатуны тыю буенча төбәкләр тәҗрибәсен бөтен Русиягә таратырга кирәк. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының Транспорт һәм транспорт инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Валерий Горюханов белдерде.

Дәүләт думасында балаларга бензин сатуны тыюны тикшерәләр
Дәүләт думасында балаларга бензин сатуны тыюны тикшерәләр

 

Ул билгеләп үткәнчә, күп кенә төбәкләрдә балигъ булмаганнарга автомобиль юлларында питбайкларда йөрүгә каршы көрәшү өчен бензин сатуны чикли башлаганнар.

"Тулаем алганда бу чара нигезләнгән, адекват һәм дөрес. Моны бөтен Русиягә эшләү хокукы күзлегеннән караганда, башка эш. Хәзер без экспертлар белән моның белән шөгыльләнәбез», - диде депутат.

Парламентарий аңлатканча, хәтта тыю белән дә барыбер бензин сатып алучылар табылачак, «ләкин массада бу проблема бетерергә тиеш».
"Беренче этапта бензин сатуны чикләү адекват чара кебек күренә. Алга таба аның нәтиҗә алганмы-юкмы икәнен карарга кирәк булачак. Мөгаен, ул нәтиҗә бирер", - дип ышана Горюханов.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас