+14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель , 15:35

Габделфәт Сафинның әтисенә 104 яшь тулган!

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахман агага 104 яшь тулган! Сөбеханаллаһ!

Габделфәт Сафинның әтисенә 104 яшь тулган!
Габделфәт Сафинның әтисенә 104 яшь тулган!


Танылган хоккейчы, Русиянең атказанган спорт мастеры Данис Зарипов күренекле татар җырчысы, Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахман Сафинга кунакка килгән һәм аны 104 яшьлек юбилее белән котлаган. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә сөйләгән.
Габдрахман бабай бер генә уенны да калдырмый — телевизордан һәркайсын карый һәм барлык уенчыларны исемнәре белән белә. Данис Зарипов аның гомер бәйрәменә команда уенчысының фамилиясе язылган "104" санлы футболкасын бүләк иткән.

- Сезгә ярдәмегез, командага ышанычыгыз өчен рәхмәт! Сезнең ышанычыгыз һәм ярдәмегез белән без җиңәбез, - дип билгеләп үтә Зарипов.

Габдрахман Сафин сугышны башыннан ахырына кадәр уза, Берлинга кадәр барып җитә, фашистлар әсирлегендә була, сугыштан соң ГУЛАГ лагерьларында исән кала. Аның сүзләренә караганда, әсирлектә чакта ул Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш белән очрашкан.

Мәгълүмат https://kazanfirst.ru/ сайтыннан алынды.

Фото: https://kazanfirst.ru


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас