+7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель , 20:00

Геройларыбыз истәлегенә лаек булыйк!

6 майда Герой-шәһәр Севастопольдә Ватаныбызны саклаучылар истәлегенә һәйкәлләр ачылачак.

Геройларыбыз истәлегенә лаек булыйк!
Геройларыбыз истәлегенә лаек булыйк!


"Русия Даны аллеясе" проекты кысаларында танылган скульпторлар 700дән артык бюст эшләгән инде.

Быел 37 һәйкәл куелачак. Алар арасында каһарман очучы, якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевка да бюст бар. Һәйкәлләр Архистратиг Михаил часовнясы янында Александр Суворов, Федор Ушаков, Русиянең беренче очучылары Михаил Ефимов белән Петр Нестеров, Русия Герое Михаил Гудков бюстлары янәшәсендә куелачак.

Муса Гәрәев 1940 елның 15 декабрендә Башкорт АССРның Уфа шәһәре Жданов районы хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына алына. 1942 елның сентябреннән – хәрәкәттәге армиядә. 1944 елдан эскадрилья командиры. Сугышны майор, полк штурманы буларак тәмамлый. Сталинград, Донбасс, Кырым, Белоруссия, Польша, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнаша. Муса Гәрәевның немец-фашист илбасарларын тар-мар итүгә керткән өлеше батырлык һәм каһарманлык, Ватанга тугрылык һәм чиксез мәхәббәт үрнәге булып тора.
Гвардия капитаны Муса Гәрәев 1944 елның августына 164 хәрби очыш ясый, батырлык һәм каһарманлык күрсәтә. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 23 февралендәге указы белән аңа Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале (№ 6227) тапшырыла, “Советлар Союзы Герое” исеме бирелә.

1945 елның мартында 207нче хәрби очышын аеруча нәтиҗәле ясаган һәм батырлык үрнәге күрсәткән өчен СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 19 апрелендәге указы белән гвардия майоры Муса Гайса улы Гәрәев икенче “Алтын йолдыз” медале белән бүләкләнә. Шул ук көнне аның экипажыннан Александр Кирьянов I дәрәҗә Дан орденына лаек була, бу бүләкнең тулы кавалеры була.

Муса Гәрәев “Батырлык өчен” медале (1943), Кызыл Байрак (1943, февраль, ноябрь, 1944), Александр Невский (1944), III дәрәҗә Богдан Хмельницкий (1945), I дәрәҗә Ватан сугышы (1945, 1985), Ленин (1945), Кызыл Байрак (1955, 1956) орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышы вакытында Муса Гәрәев барлыгы 250 хәрби очыш ясый. Ул 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә үткән Җиңү парадында да катнаша. Ул - Бөек Ватан сугышы тарихында 24 яшендә түшенә бер үк көнне берьюлы ике Герой йолдызы тагылган бердәнбер кеше!

Фото: Башинформ


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас