+14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель , 13:50

Пассажир поезды ауган

4 апрельдә иртән Ульяновск өлкәсендә Мәскәү - Чиләбе поезды һәләкәткә тарыган - 15 вагонның җидесе рельстан чыккан.

Пассажир поезды ауган
Пассажир поезды ауган



Поездда 415 кеше булган, алар арасында Башкортостаннан өлкән яшьтәге хатын да бар.
Альмира исемле хатын-кыз Чишмә районына хаҗдан кайтып барган була. Аның башы бәрелгән.

Авариядә 30га якын кеше җәрәхәтләр алган. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән.

Авариянең башлангыч сәбәбе - рельсларның төзеклеге канәгатьләнерлек хәлдә булмавы. Ульяновск өлкәсенең Бряндино станциясе районында поездлар хәрәкәте тергезелгән.

Фото: yandex.ru

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас