+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель , 18:10

Министр медаль белән бүләкләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Азат Әскәровка «Хезмәт батырлыгы өчен» медален тапшырды.

Министр медаль белән бүләкләнде
Министр медаль белән бүләкләнде
Төбәк җитәкчесе министрга Башкортстанның идарә командасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

- Азат Әфхәтович алга таба барырга карар кылды, ул эшкә башка шәһәргә күчә. Без сезгә 19 ел нәтиҗәле, җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез, - диде Радий Хәбиров. - Сез үзегезне эшлекле җитәкче буларак күрсәттегез. Сезне чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас