+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 апрель , 04:00

Муса Җәлилне онытмыйбыз!

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында, Чакмагыш районы китапханәләрендә укучылар өчен Муса Җәлил истәлегенә багышланган тематик кичәләр үткәрелде.

Муса Җәлилне онытмыйбыз!Муса Җәлилне онытмыйбыз!
Муса Җәлилне онытмыйбыз!
Чаралар барышында катнашучылар шагыйрь тормышыннан, аның катлаулы балачак һәм үсмер еллары, әдәби эше, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә фашистларга каршы эшчәнлеге турында күп кенә кызыклы фактлар белде.

Аның «Моабит дәфтәрләре» исемле шигырьләр китабына аерым игътибар бирелде, аның өчен Муса Җәлил Ленин премиясенә лаек була. Әсәр күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм хәрби поэзия классикасына әверелгән.

— Муса Җәлилнең югары идеаллар белән рухландырылган һәм кешеләргә карата кайнар мәхәббәт белән тулы поэзиясе миллионлаган йөрәкләргә юл ачты. Чарада катнашучылар аның исемен, батырлыгын һәм әдәби мирастан алынган героик юлларын искә төшерде, — диде Чакмагыш авылара үзәк китапханә директоры Алсу Гәрәева.

Фото: СРК нацпроекты.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас