+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель , 18:15

Урман янгыннарына әзербез

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә үткән чарада 2026 елгы янгын хәвефе сезонына әзерлек мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Урман янгыннарына әзербез
Урман янгыннарына әзербез

– "Росгидромет" фаразлавынча, майдан сентябрьгә кадәр Русия төбәкләренең яртысыннан күбрәгендә янгын хәвефе югары һәм гадәттән тыш дәрәҗәдә булыр дип көтелә, июнь һәм июль иң авыр айлар булачак. Быел – аномаль иртә яз. Республикада кар климат нормасыннан иртәрәк эри. Беренче янгыннар да күпьеллык нормадан иртәрәк башланды, – дип ассызыклады Андрей Назаров. - Шуңа күрә янгын куркынычы сезонына вакытында һәм сыйфатлы әзерлек, шулай ук барлык хезмәтләрне нәтиҗәле координацияләү мөһим.

Янгын куркынычы сезонына әзерлек турындагы доклад белән Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул хәбәр иткәнчә, быел беренче ландшафт янгыны Учалы районында 27 мартта булган. Барлыгы 24 гектардан артык мәйданда 15 коры үсемлек янган.

Янгын хәвефе сезонына оператив штаб төзелде, аның бурычы-мәгълүматлар җыюны координацияләү, килеп туган хәлне бәяләү һәм янгыннарны бетерү бурычларын билгеләү. Шулай ук волонтерлар әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Алар өчен ландшафт янгыннарын сүндерү буенча махсус укыту программасы эшләнгән. Әлеге программа буенча республика укыту-методика үзәге базасында 2000нән артык волонтер укытылган. Моннан тыш, ландшафт янгыннарын сүндерү өчен 9 меңнән артык кешедән һәм ике мең берәмлек техникадан торган көч һәм чаралар төркеме билгеләнгән. Шул исәптән Ка-32А11ВС янгын-коткару вертолеты һәм аэромобиль группировка әзер.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/28667/

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас