+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Апреля , 11:50

Мөрәҗәгатьләр саны кими

Башкортстан Хөкүмәте утырышында социаль челтәрләрнең һәм гражданнар мөрәҗәгатьләренең атналык мониторингы нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмәне төбәк Премьер-министры Андрей Назаров уздырды.

Мөрәҗәгатьләр саны кимиМөрәҗәгатьләр саны кими
Мөрәҗәгатьләр саны кими
Республикага идарә итү үзәге мәгълүматларына караганда, 30 марттан 5 апрельгә кадәр 7 204 мөрәҗәгать кергән. Бу үткән атнадагыдан 223кә кимрәк, узган елга караганда 1 135кә күбрәк. 2025 елда шул ук вакыт эчендә 6 069 хәбәр теркәлгән.

Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская хәбәр иткәнчә, узган атнада республикада яшәүчеләр иң күп мөрәҗәгатьләрне юллар темасына калдырган – 1 951. Чокырлар, юлларны ремонтлау һәм төзү, тротуарларны төзекләндерү буенча язганнар. Юлларның торышына ешрак Уфа, Туймазы, Иглин, Яңавыл һәм Белорет районнарыннан зарланганнар.

- Узган атнадагы белән чагыштырганда, шикаятьләр саны 569га кимеде. Чокырларны ямау башланды, һәм бу шунда ук халык фикерендә чагылды, – дип билгеләде Елена Прочаковская.

1 469 хәбәр – төзекләндерү темасы буенча. Күпчелек комментарийлар-җәмәгать киңлекләрен, ишегалды территорияләрен чүп-чардан чистарту буенча. Шулай ук халык җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә, яшеллекләрне карап-тотуга һәм территорияләрне су басуга зарланган. Узган атнада бу тема буенча Уфадан, Стәрлетамактан, Белорет районыннан һәм Салаваттан ешрак язганнар.

ТКХ темасы өченче урында - 990 хәбәр. Халык җылыту сыйфаты, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, су булмау, подъездларны су басу мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иткән. Иң актив язучылар -
Уфа, Стәрлетамак һәм Мәләвез районыннан.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/28675/

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас