+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 апрель , 14:55

Башкортстанда янгын хәвефе сезоны ачыла

Карлар эреп, янгын хәвефе классы билгеләнү, урман фонды белән чиктәш территорияләрдә термик нокталар ачыклану белән бәйле рәвештә, 8 апрельдән Башкортстан Республикасы территориясендә янгын хәвефе сезоны ачыла.

Башкортстанда янгын хәвефе сезоны ачылаБашкортстанда янгын хәвефе сезоны ачыла
Башкортстанда янгын хәвефе сезоны ачыла

Белорет (0,5 гектар мәйданда) һәм Зилаер (0,3 гектар мәйданда) урманда беренче янгын чыганаклары теркәлгән. Вәзгыять контрольдә.

Исегезгә төшерәбез, урманга бару чорында:
- ачык уттан файдалану;
- утлы шырпы, тәмәке төпчеге ташлау;
- майлы яисә янучан матдәләр сеңгән чистарту материалын калдырып китү тыела!

Шешәләрне, пыяла кисәкләрен калдырырга ярамый, чөнки алар кояшта ут кабыза торган линзалар ролен үти.

Агачлар янында, урман аланнарында, чокырларда, шулай ук басуларда, урманда үлән яндырырга ярамый. Яшь агачлар утыртылган, торфлы, коры үләнле урыннарда, агачлар астында, шулай ук коры агачлар булган урман участокларында учаклар ягу тыела. Урман хуҗалыгы эшләрен башкарганда агач калдыкларын читкә алып чыгып яндырырга кирәк.

Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы табигый янгыннар белән бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуны булдырмас өчен янгынга каршы режим кагыйдәләрен төгәл үтәүне тәэмин итүне һәм торак пунктларны һәм икътисад объектларын ут стихиясеннән саклау өчен уяулык күрсәтүне сорый.

Урман янгыннары, яки урман массивлары янында янгыннар ачыкланган очракта, Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга кирәк: 8 (347) 218-14-14, яки урман саклауның бердәм номеры: 8 (800) 100-94-00.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас