+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 апрель , 14:30

Иҗтимагый палата эшенә йомгак ясалды

Башкортстанда узган елда гражданлык җәмгыятенең торышы турында фикер алыштылар.

Иҗтимагый палата эшенә йомгак ясалдыИҗтимагый палата эшенә йомгак ясалды
Иҗтимагый палата эшенә йомгак ясалды
Башкортстанның Иҗтимагый палатасы 2025 елда республикада гражданлык җәмгыятенең торышы турында еллык доклад буенча матбугат конференциясе үткәрде. Докладта республиканың гражданлык җәмгыятенең агымдагы тенденцияләре, проблемалары һәм казанышлары чагылдырылган. Кереш сүз белән Башкортстан Иҗтимагый палатасы Аппараты җитәкчесе Элина Гатауллина чыгыш ясады. Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина палатаның узган елгы эшенең төп нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Социаль ихтыяҗны исәпкә алып, Иҗтимагый палата узган ел үз эшен кешеләрне борчыган проблемаларны мониторинглауга басым ясады.

Аерым алганда, узган ел палата вәкилләре муниципаль бүлекләр белән берлектә республика буенча 4 меңнән артык объектта булган.

"Без медицинага пациент күзләре белән карыйбыз. Тикшерүләр катлаулы навигация, уңайсыз санузеллар һәм мәгълүматның артык күп булуы кебек типик кимчелекләрне ачыклады. Җавап Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә медицина оешмаларының мәгълүмати ачыклыгын һәм һәркем файдалана алуын яхшырту буенча эшләнгән юл картасы булды. Ул медицина учреждениеләрен һәм аларның сайтларын рәсмиләштерүнең бердәм стандартларын, шулай ук барлык категория пациентлар өчен уңайлы мохит булдыруны күздә тота. Параллель рәвештә кире элемтә системасы да үсә: «Сәламәтлек контроле» чатлары инде 10 муниципалитетта эшли. Бу проблеманы шунда ук күрергә һәм оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә, — дип билгеләде Энҗе Әхмәдуллина.

Мәгариф өлкәсендә палата патриотик тәрбия мониторингын дәвам итте. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Уфа колледжларының берсендә 40 студентны берләштергән «Төньяк амурлары» клубы барлыкка килде. Проектны киңәйтергә планлаштыралар.

Эшнең шактый зур блогы СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү белән бәйле. 2025 елда республикадан 23 гуманитар конвой озатканнар, ә СВО башыннан — 167.

"Монда иҗтимагый оешмаларның һәм волонтерларның роле бик зур. "Безнекеләр өчен тегәбез һәм бәйлибез“ хәрәкәте белән хезмәттәшлек җайга салынган, мастер-класслар уза, ярдәм җыела. Луганск госпитальләрендә яраланган сугышчыларга ярдәм итә торган "Беренче тирмә“ проектын да билгеләп үтәргә кирәк. Бу уникаль төбәк инициативасы, һәм ул инде башкалар өчен үрнәк булды", - дип ассызыклады Палата башлыгы.

Эшнең тагын бер юнәлеше - деструктив контент белән көрәш.

"Бүген балалар һәм яшүсмерләр социаль челтәрләрдә күп вакыт үткәрәләр, һәм анда куркынычлар җитди. Республикада артистлар контентын алдан бәяләү системасы кертелә. 2025 елда бу шикле җырлар башкаручыларның концертларын гамәлдән чыгаруга китерде. Параллель рәвештә җыр текстларына хокукый бәя бирү чек-бите эшләнде, аны Уфаның концерт мәйданчыкларына җибәрделәр. Әмма тыю гына түгел, ә альтернатива тәкъдим итү дә мөһим", - дип белдерде Энҗе Әхмәдуллина.

Узган елның яңалыгы шулай ук иң яхшы муниципаль Иҗтимагый палаталар өчен халык тавыш бирүе булды. Лидерлар булып Уфа, Салават һәм Илеш районы танылды. Уфада, мәсәлән, дистәләгән гуманитар сәфәрләр, дәресләр һәм мәдәни проектлар уздырганнар, ә Салаватта мәгариф өлкәсендәге контрольгә басым ясаганнар.

Энҗе Әхмәдуллина билгеләп үткәнчә, 2025 ел гражданлык җәмгыятен берләштерү вакыты булды.

"Без күрәбез, реаль эшкә һәм кешеләрнең катнашуына нигезләнгән модель эшли һәм нәтиҗә бирә. Нәкъ менә шундый алым ышанычны формалаштыра һәм киләчәккә тотрыклы үсеш бирә», — дип ышана ул.

Республиканың Иҗтмагый палата әгъзасы, Иҗтимагый проектларның ресурс үзәге җитәкчесе Артур Гыйльманов:

- Бүгенге чара былтыргы нәтиҗәләргә багышланды. Иҗтимагый палата - җәмгыятебезнең төрле өлкәләренә үтеп кергән күпкырлы механизм. Коммерциягә карамаган юнәлеш турында аерым әйтергә телим. Коммерция карамагында булмаган сектор 2025 елда үсеш кичерде. Бүген 6721 шундый оешмабыз бар. Алар республикага җәлеп иткән финанс чыганаклары да арта. - 170 миллионнан артык акча. Бу Республика Башлыгы Гранты фондының 196 миллион сумына өстәмә. Коммерция карамагындп булмаган сектор республиканың һәр кешесенең тормышына үтеп керә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Республика Башлыгы Радий Хәбировның ярдәменә аерым тукталасым килә. 2024 елда ул үзенең күрсәтмәсе белән ресурс үзәге эшен яңадан эшләтеп җибәрде. Бүгенгә беренче нәтиҗәләр - республикада эшләп килүче һәм коммерция карамагында булмаган секторга ярдәм итүче 6 яңа муниципаль ресур үзәге.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас