Конкурсның максаты ─ аек һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, халыкны иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү, игелекле һәм файдалы эшләргә этәрү.
Дүрт көн дәвамында составына профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән жюри катнашучыларның проектларын, документларын һәм видеопрезентацияләрен бәяләде. Быел “Аек авыл” исеменә 52 торак пункт дәгъва итә.
— Бу - конкурсның бер этабы гына, нәтиҗәгә барысы да йогынты ясаячак: документларны җентекләп тутыру да, районда һәм авылда алкоголь продукциясен сату һәм куллану, кылынган җинаятьләр саны турында рәсми органнардан алынган белешмәләр дә, ─ дип кисәтте Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова, конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. ─ Сезнең бурыч ─ катнашу һәм җиңү генә түгел, ә авыл тормышын да, анда яшәүчеләрнең кәефен дә яхшы якка үзгәртү. Без ─ гадел һәм чагу ярыш яклы!
Кагыйдә буларак, “Аек авыл” конкурсында үзләренең бердәм командасы һәм үзгәрешләргә әзер алдынгы активистлары булган, муниципалитет хакимияте документлар рәсмиләштерүдә булышкан, ә эшкә руханилар һәм иҗтимагый оешмалар кушылган районнар һәм авыллар лидерлар рәтенә керә. Конкурста катнашу өчен авыллар чират торган районнар да бар, диде Эльвира Аеткулова.
Өченче көнне зур авыллар көч сынашты. Әлшәй, Бакалы, Благовещен, Бөрҗән, Зианчура, Караидел, Краснокама, Кушнаренко, Мишкә, Миякә, Нуриман, Стәрлетамак, Чишмә районнары торак пунктларында яшәүчеләр үз презентацияләрен тәкъдим итте. Активистлар һәм район хакимиятләре вәкилләре кыска фильмнар күрсәтте, үз авыллары турында сөйләде, шулай ук жюри һәм тамашачылар сорауларына җавап бирде.
Исегезгә төшерәбез: конкурста җиңгән 12 торак пункт авыл инфраструктурасын төзекләндерүгә һәм үстерүгә 1,5 миллионнан 6 миллион сумга кадәр акчалата бүләк алачак. Җиңүчеләр дүрт номинациядә игълан ителә: эре, зур, урта һәм кече торак пунктлар. Конкурс үткәрү чорында республика бюджетыннан 250 миллион сумнан артык акча бүленгән. Бу акчалар, нигездә, авыл территорияләрен үзгәртеп коруга: балалар һәм спорт мәйданчыклары төзүгә, паркларны һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә, мемориалларны һәм мәдәният йортларын яңартуга юнәлтелгән.