+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 апрель , 04:58

“Без кичергәннәр китап язарлык…”

Аскын районының Чишмә-Үрәкәй авылында туып-үскән Фәнизә Садертдинова шулай ди

“Без кичергәннәр китап язарлык…”“Без кичергәннәр китап язарлык…”
“Без кичергәннәр китап язарлык…”

Бөек Ватан сугышы еллары… Бу сүзләр үзе үк йөрәкләрне тетрәндерә. Ә шул дәһшәтле чорда үскән балалар язмышы аеруча тетрәндергеч. 1936 елда туган Фәнизә Садертдинова – шундыйларның берсе. Аның балачагы ачлык, юклык, өзелеп көтү һәм югалтулар белән тулы.

Фәнизә нәнәебез Га­зизә белән Фәйзелгаян Нури­әхмә­товлар гаилә­сендә бишенче бала булып дөньяга килгән. Гаи­ләдә сигез бала үсә: олы абыйлары Фидаи (1925), Тәлгать (1926), апасы Фаида (1930), абыйсы Хәнфәт (1932), аннары Фә­низә үзе, сеңлесе Фә­ридә (1937), Әдһәм (1939) һәм иң кечесе Зөфәр. Әтисе сугышка киткәндә, Зөфәргә сигез ай гына була, Фәнизәгә – биш яшь.
– Әтинең киткәнен хә­терләмим дә, – ди ул. – Йоклап калганмын. Бәлки, урманга киткәндер, дип уйлаганмындыр инде…
Сугыш башлануның асылын да аңлап бетерми әле ул вакытта балалар. Әмма аның авыр сулышы һәр йортка үтеп керә.
– Без күргәннәр бер китап язарлык, – дип искә ала Фәнизә нәнәй.
Ашарга юк. Яз җитү белән, көздән калган черек бәрәңгене җыярга чыгалар. Кычыткан, алабута, төрле кыр үләннәре – болар барысы да көндәлек ризыкка әверелә.
– Язын кар эремәс борын ук яланаяк уйнарга чыга идек. Шулай да, Аллаһка шөкер, 90 яшемә җиттем, аякларыма зарланганым булмады, – ди ул.
Сугыш елларында сыер асрыйлар. “Шул сыер үлемнән алып калгандыр”, – ди Фәнизә нәнәй.
Сугыш еллары балаларны бик иртә олылар корына кертә. Алар өлкәннәр белән беррәттән эшкә җигелә. Печән тырмалау, күбә кою, утау, басу эшләре – барысы да балалар җилкәсенә төшә. Көче җитәме-юкмы, дип тормыйлар, эшләргә кирәк. Шулай да Фәнизә белем алырга өлгерә – җиде сыйныфны тәмамлый. Кием-салым ягы да бик авыр була. Чабатаны абыйсы Тәлгать үзе үрә.
– Шул чабата белән кар өстенә дә чыгып уйный идек, – дип искә ала ул.
Сугыш гаиләгә зур кайгы алып килә – әтисе яу кырында хәбәрсез югала. Еллар узгач кына аның гәүдәсе табыла.
– Башкаларның әтиләре кайта башлагач, без дә көттек… – ди Фәнизә нәнәй. Тик өмет акланмый. Әтисе мәңгелеккә яу кырында ятып кала. Соңрак олы абыйсы Фидаи да сугышка алына. Яраланып, контузия алып, бары тик җиде елдан соң гына туган ягына әйләнеп кайта.
Авыл халкы бу кайгыларны бергә күтәрә. Кешеләр бер-берсенә ярдәм итә, соңгы кисәк икмәкне дә бүлешә.
Сугыш бетсә дә, тормыш авырлыгы кимеми. Электр юк, хезмәт өчен “трудодень” языла, ә хезмәт хакы итеп граммлап кына он бирелә.
Фәнизә җиде сыйныфны тәмамлагач, җәен сарыклар көтә, кышын сарыклар караучы була, сыер сава. Кырда да, амбарда да эшли.
– Караңгыдан караңгыга кадәр эшләдек. Кайчак көндез авылны күрсәк, “авыл нинди матур безнең” дип соклана идек, – ди ул.
Авырлыкларга карамастан, Фәнизә нәнәебез үз бәхетен таба. 1957 елда Зәки Садертдиновка кияүгә чыга. Алар эштә танышалар.
Гаиләдә биш бала үстерәләр: Рита, Фларис, Венир, Илүсә, Илгизә. 45 ел каенанасы белән бергә гомер итәләр.
– Сугыш безне түземлеккә өйрәтте, – ди Фәнизә нәнәй. – Бүгенге яшьләргә әйтер сүзем бер: эшләп яшәсеннәр, хезмәттән курыкмасыннар.
Аның тормыш юлы – бөтен бер буын язмышы. Аларның сабырлыгы, чыдамлыгы, хезмәткә тугрылыгы – бүгенге буын өчен дә зур үрнәк.


 

“Без кичергәннәр китап язарлык…”
“Без кичергәннәр китап язарлык…”
“Без кичергәннәр китап язарлык…”
“Без кичергәннәр китап язарлык…”
“Без кичергәннәр китап язарлык…”
“Без кичергәннәр китап язарлык…”
“Без кичергәннәр китап язарлык…”
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас