Биредә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына һәм Муса Гәрәевка ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә багышланган «Хәтер рифмалары» патриотик чарасы узачак.
Сквер территориясендә ретроавтомобильләр күргәзмәсе, фотокүргәзмәләр, остаханәләр белән тематик мәйданчыклар, иҗат коллективлары чыгышлары һәм Җиңү вальсы, кәгазь самолетлар җибәрү буенча чемпионат һәм, әлбәттә инде, «солдат боткасы» оештырылачак. Шунда ук «Хәтер рифмалары» акциясен укучылар конкурсы йомгаклары буенча бүләкләү үткәреләчәк.
Чара 12:00 сәгатьтә башлана.
Оештыручылар - Уфаның Орджоникидзе районы хакимияте, ДОСААФ төбәк бүлекчәсе.
Фото: ДОСААФ