+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Апреля , 04:55

Комплекслы кадастр эшләре үткәрелә

Башкортстанда 2018 елдан 2025 елга кадәрге чорда комплекслы кадастр эшләре (ККР) нәтиҗәсендә 450 мең күчемсез милек объектының чикләре төгәлләштерелде, финанслауның гомум күләме - 293,8 млн сумнан артык.

Комплекслы кадастр эшләре үткәреләКомплекслы кадастр эшләре үткәрелә
Комплекслы кадастр эшләре үткәрелә

Бүгенге көнгә республикада җир кишәрлекләренең 97,6 процентының чикләре билгеләнгән. Бу хакта төбәктә быел ККР стартына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Чарада "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльзидә Зәйнетдинова һәм директор урынбасары – «Роскадастр»ның БР буенча филиалы баш технологы Андрей Пантелеев катнаштылар.

Комплекслы кадастр эшләре җир кишәрлекләренең чикләрен һәм капиталь төзелеш объектларының урнашу урынын төгәлләштерү, реестр хаталарын бетерү һәм Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры (БДКМР) белешмәләренең дөреслеген арттыру максатында үткәрелә. Эшләр федераль, төбәк һәм урындагы бюджетлар хисабына башкарыла, шул ук вакытта күчемсез милек хуҗаларына чик билгеләү эшләренә яисә кадастр инженерлары хезмәтенә чыгымнар тотынырга кирәкми.

- ККР башлану турында республика халкы «Госуслуги» порталы яисә электрон почта аша ала торган хәбәрнамәләр мәгълүмат бирүнең легаль механизмы булып тора, – диде Эльзидә Зәйнетдинова. - Бу күчемсез милек объекты дәүләт үз хисабына чикләрне төгәлләштерә торган территориядә урнашкан дигәнне аңлата. Барлык мәгълүматлар БДКМРга милекче катнашлыгыннан башка автомат рәвештә кертеләчәк. ККР старты турында беренче булып Дәүләкән һәм Ярмәкәй районнары торак пунктларында яшәүчеләр хәбәр алды. Калган территорияләр мәгълүмат бирү процессында.

Быел федераль дәрәҗәдәге эшләр республиканың 7 муниципаль берәмлегенең 105 кадастр кварталында 10 820 объектка кагылачак: алар - Баймак, Белорет, Дәүләкән, Ярмәкәй, Караидел районнары, Нефтекама һәм Стәрлетамак шәһәрләре. Төгәллекне арттыру һәм хаталарны булдырмау өчен чикләрнең координаталарын 10 сантиметрга кадәр төгәллек белән билгеләргә мөмкинлек бирә торган стереофотограмметрик комплекслар кулланыла.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас