Эштә республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук көч структуралары һәм оператив хезмәтләр җитәкчеләре катнашты. Алар көчләрнең һәм чараларның җәмәгать тәртибенә янауларга һәм хәвефләргә җавап бирергә әзерлеге турында фикер алыштылар.
Төбәк җитәкчесе иминлекне тәэмин итү буенча барлык хезмәтләрнең дә җайга салынган эш алып барырга кирәклеген ассызыклады.
- Бәйрәм чараларына гадәттәгечә республикада яшәүчеләрнең күбесе йөри. Безнең бурыч - кешеләр күп була торган урыннардагы вәзгыятьне контрольдә тотуны тәэмин итү, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Барлык көчләр һәм чаралар мөмкин булган янауларга оператив җавап бирү өчен югары әзерлек халәтендә булырга тиеш.
Катнашучылар шулай ук төбәкнең инфраструктура һәм сәнәгать объектларын террорчылык актларыннан саклауның өстәмә чаралары турында фикер алышты.
– Без республика территориясенә БПЛА кулланып һөҗүмнәр санының сизелерлек артуын күрәбез, - диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә халкыбызны һәм стратегик объектларны яклауны көчәйтү аеруча мөһим.