+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Апреля , 04:30

Әллә сез акылыгызны эчтегезме?

Юлларда көн саен теркәлеп торучы һәлакәтләргә еш кына исерек шоферлар сәбәпче була

Әллә сез акылыгызны эчтегезме?Әллә сез акылыгызны эчтегезме?
Әллә сез акылыгызны эчтегезме?

Бәләбәй шәһәр суды исерек килеш машина йөрткән өчен 36 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.
Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2025 елның августында ир автомобильгә исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тарттырылган. Ләкин ярты елдан артык вакыт узгач, ул яңадан машина руле артына салмыш килеш утыра һәм юл-транспорт һәлакәте ясый.

Гаепләнүче гаебен таныган. Суд аны транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлектән тыеп, катгый режимлы колониядә 2 елга иркеннән мәхрүм итеп, чит ил машинасын дәүләт кеременә конфискацияләде.

Бишбүләк авылында билгесез машина йөртүче җәяүлене бәрдергән һәм күздән югалган. 46 яшьлек ир алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында үлгән.
ЮХХДИ хезмәткәрләренең оператив эше нәтиҗәсендә машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан 500 метр ераклыкта табылган. Ул алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган 44 яшьлек ир булып чыккан. Автомобиль махсус тукталышка урнаштырылган, хокук бозучы полиция бүлегенә китерелгән.
Архангель районында юл-патруль хезмәте инспекторлары ялган машина йөртү таныклыгы белән йөрүче водительне туктаткан.
Район үзәгенең Чернышевский урамында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан Уфада яшәүче 31 яшьлек хатын идарә иткән “Деу Нексия” автомашинасы туктатылган.

Документларны тикшергәндә автоинспекторлар машина йөртү таныклыгының ялган булуын ачыклаган. Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем чакырылган.
Хатын-кызга карата административ протоколлар төзелгән. Ялган документның каян алынганлыгын тәртип бозучы әйтмәгән, аны ясау факты буенча тикшерү үткәрелә.
Башкортстан дәүләт автоинспекциясе искәртә: ялган таныклык куллану административ кына түгел, җинаять җаваплылыгына да китерә. Документларның чынлыгын тикшерү хезмәткәрләр тарафыннан даими үткәрелә.

Шунысы хәвефле: машина белән исерек хәлдә идарә итүчеләргә каршы көрәшнең соңгы чорда шактый кискенләшүенә карамастан, мондый хокук бозуга баручылар санының һич кимегәне юк. Тикшерүләр киң колач белән баргангамы, башка сәбәпләргә бәйлеме, әмма ял көннәрендә юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре оештырган рейдларда тоткарланган исерек водительләр саны артканнан-арта.
ЮХХДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утыручылар белән даими көрәш алып бара. Мондый кешеләр үзләре өчен генә түгел, тоташ җәмгыятькә, юл хәрәкәтенең барлык катнашучылары өчен зур куркыныч тудыра.

Әгәр сез аек булмаган водитель турында мәгълүматка ия икән, бу хакта @GIBDDRB_02bot чат-ботына языгыз яисә 8(347)-279-32-92 номеры буенча 02 (мобиль телефоннан 102) шалтыратыгыз.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас