

“Кызыл таң” гәзите һәм аның канаты астында чыгып килүче "Тулпар" һәм "Әллүки" журналлары коллективлары да бу өмәләргә һәрвакыт актив кушыла. Бүген дә, эш атнасының соңгы көнендә, журналистлар язгы өмәгә чыкты. Әлбәттә, бергәләшеп көч куйганда, башлаганны тиз генә төгәлләп тә була. Бергә башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек матур була.
— “Кызыл таң”, "Тулпар" һәм "Әллүки" коллективлары өмәләргә һәрвакыт беренчеләрдән булып кушыла. Журналистлар, кулларына көрәк-тырма һәм себерке алып, Матбугат йорты тирәсендәге территорияне тәртипкә китерә. Бүген дә Матбугат йорты тирәсе күркәмләнеп, ямьләнеп калды. Әлбәттә, алдагы көннәрдә өмәләр тагын дәвам итәчәк әле, — ди баш мөхәррир урынбасары Рәфис Сәяхов.
Яшәгән, хезмәт куйган җиребезне чиста тоту – һәркемнең изге бурычы. Әйләнә-тирәбездә чисталык һәм матурлыкны булдыру һәм саклау бары тик үзебезнең кулларда. Сез дә кушылыгыз һәм хезмәт бәйрәмнәреннән фотоларыгызны безнең сайтка, социаль челтәрләргә һәм электрон адреска юллагыз!
Ример Насретдинов фотосы.