

Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системалары халыктан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләвен дәвам итте.
Менә хәл ителгән берничә инцидент. Уфаның Максим Рыльский урамында тукталыш павильоны урнаштырганнар. Бу хакта 9 апрельдә социаль челтәрләрдә урындагы халык сораган. Октябрь районы хакимияте һәм башкаланың Транспорт һәм элемтә идарәсе тырышлыгы белән проблема хәл ителгән: материаллар сатып алганнар һәм эшкә керешкәннәр. Шул ук көнне М. Рыльский урамында тукталыш пункты куелган.
Иглин районы үзәгендәге Җиңү паркында балалар мәйданчыгы тәртипкә китерелгән: чүп-чарны җыйганнар, территорияне себергәннәр, уен җиһазларын юганнар. Бу халыкның социаль челтәрләрдәге үтенеченнән соң эшләнгән.
Салават шәһәре кешесе социаль челтәрләрдә Уфа урамындагы тукталыш павильонына пыяла урнаштыруны сораган. Мәсьәләне шәһәр хакимияте һәм “Флора” учреждениесе белгечләре хәл иткән. Уфада исә Баландин һәм “Җылы яр” скверларында теннис өстәлләре урнаштарылган. Калинин районы халкы үтенечен канәгатьләндерү өчен, урынга төзекләндерү хезмәтләре чыгып, өстәлләрне тәртипкә китергән һәм җәйге сезонны ачкан. Ә шушында яшәүчеләр комментарийларда эш өчен рәхмәт белдергән.
Уфа районының Ягодная Поляна авылында Үзәк урамдагы йорт подъездын ремонтлаганнар. Бу халык республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “Туры элемтә”гә мөрәҗәгать иткәннән соң эшләнгән: былтыр 22 ноябрьдә алар республиканың Ситуацион үзәгенә шалтыраткан булган. Уфа районы хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, подъездны ремонтлау агымдагы елның язына планлаштырылган. Мартта “ООО ЖКХ Сервис” идарәче компаниясе белгечләре эшкә керешкән. 1 апрельдә йорт подъездына ремонт ясалган.
Октябрьский шәһәрендә Горький урамындагы 9нчы йорт янында койма тергезелгән. Аның авуы турындагы хәбәрне 8 апрельдә социаль челтәрләрдә бер хатын-кыз калдырган.10 апрельдә профильле хезмәтләр проблеманы хәл иткән.
“1 апрельдә Стәрлетамак шәһәрендәге Бородино урамы, 9нчы йорт түбәсенә капиталь ремонт ясалды, ләкин 6 апрельдән башлап яңгыр яуган саен фатирларны су баса. Түбәне ремонтлаган подрядчыны кем контрольдә тотарга тиеш? Фатирларда су, подъездда су, подвалда су, счетчик янган, подъездда ис килә. Без түбә ремонтын бик озак көттек, нәтиҗәдә, хәзер йөзәбез”, –─ дип язганнар социаль челтәрләрдә.
“Әлеге йортта капиталь ремонт программасы буенча эшләрне “ООО Санстрой” подрядчы оешма башкара. Ул чорма бүлмәсендә нәтиҗәләрне киметү өчен чаралар күрә, ПВХ пленкасын, су җыю өчен савытлар урнаштырганнар. Гамәлдәге законнар кысаларында Башкортстан территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлау республика программасын гамәлгә ашырганда техник заказчы һәм сыйфатны техник контрольдә тоту функциясен “БР төбәк операторы” оешмасы башкара. Капиталь ремонт башкарганда барлык объектлар да милекчеләрнең милкенә зыян килү очрагына страховкалана. Мондый очракларда мөрәҗәгать итү өчен телефоннар йорттагы мәгълүмати плакатларга урнаштырыла. Сораулар буенча Стәрлетамак шәһәренең Торак-коммуналь хуҗалык идарәсенә дә мөрәҗәгать итәргә була”, ─– дип җавап биргәннәр бу хатка.