+8 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Җәмгыять
18 Апреля , 11:50

Благовещенда Добрыня Никитич туган

Благовещенда туган 100нче сабыйны теркәгәннәр.

Благовещенда Добрыня Никитич туганБлаговещенда Добрыня Никитич туган
Благовещенда Добрыня Никитич туган
Район хакимиятендә билгеләп үтүләренчә, яңа туган балалар саны, 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, арткан.

Благовещен ЗАГСы мөдире Татьяна Тимофеева сүзләренчә, быел сабыйларда сирәк, кызыклы исемнәр күп очрый. Алар арасында - Изольда, Аяна, Айлин, Аврора, Айсель, Айла, Аиша, Раяна, Левон, Амаль, Тимерҗан, Исайя.

«100нче сабыйны Есения дип атадылар, ә кичә Добрыня Никитич исемле малайны теркәдек», — диде Благовещен районы хакимияте башлыгы Анна Карабанова. — ЗАГСта шулай ук күпбалалы гаиләләрдә балалар тууын билгеләп үтәләр һәм еш кына гаиләдә өченче баланы теркиләр. Димәк, бездә зур һәм тату гаиләләр күбрәк булачак".

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас