Катгый тыела:
Учак ягу
* Тәмәке төпчекләрен һәм шырпыларны ташлау
*Пыяланы калдыру (ул линза кебек эшли!)
Үлән һәм чүп-чарны яндыру
Агач хәзерләүчеләргә-кискән калдыкларны яндырырга ярамый.
Штрафлар артты:
Гражданнарга - 60 мең сумга кадәр
* Вазыйфалы затларга - 110 мең сумга кадәр
Оешмаларга - 2 млн сумга кадәр
Республикада утка каршы ничек көрәшәләр? Бездә инде 22 «Урман саклаучы» камерасы (планда – тагын 35), 31 дрон һәм «Урманнарны саклау» гомумдәүләт проекты буенча йөзләгән берәмлек яңа техника эшли.