+8 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Җәмгыять
18 Апреля , 12:10

Ялларда рейдлар үтәчәк

Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе ял көннәрендә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән күләмле рейд чаралары үткәрә.

Ялларда рейдлар үтәчәкЯлларда рейдлар үтәчәк
Ялларда рейдлар үтәчәк
Юлларга төбәк Дәүләт автоинспекциясе идарәсе аппаратының, юл-патруль хезмәте аерым махсуслаштырылган батальонының һәм ЮХХДИ юл-патруль хезмәте полкының өстәмә экипажлары чыкты.

Чаралар федераль трассаларда һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында узачак.

Төп басым исерек хәлдә руль артында утыручы, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, шулай ук билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән автомобиль белән идарә итүчеләрне ачыклауга ясалачак.

"Баланы үтермә - каешын эләктер!" социаль акциясе кысаларында пассажир балаларның хәвефсезлегенә зур игътибар биреләчәк.

Параллель рәвештә «МОТОТЕХНИКА» оператив-профилактик операциясе кысаларында тикшерүләр оештырыла. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шәхси мобильлек чараларын кулланып юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балигъ булмаганнарга аерым игътибар бирәчәк, шулай ук гомум файдаланудагы юлларда тиешле документларсыз хәрәкәт итүче мототехника йөртүчеләр дә игътибарсыз калмаячак.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Исерек хәлдә булган машина йөртүчеләр яки җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу фактлары турында БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны аша хәбәр итәргә була: 8(347)279-32-92, шулай ук телеграм мессенджерында: @gibddrb_02bot.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас