+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Җәмгыять
19 Апреля , 03:52

Миллиард тәңкә!

Разин Шатуновларга ничә сум акча түләргә тиеш?

Миллиард тәңкә!Миллиард тәңкә!
Миллиард тәңкә!

Мәрхүм җырчы Юрий Шатунов гаиләсе продюсер Андрей Разинга каршы җинаять эше буенча зыянны инде 500 миллионга түгел, ә 1 миллиард сумга бәяләгән. Барысы да Юрий Шатуновның үзе белән турыдан-туры бәйле мошенниклыкның икенче эпизоды аркасында.

Тикшерү Разин еллар буе хит җырлар авторы Сергей Кузнецов белән ялган килешү кулланып, "Ласковый май" аркасында акча эшләгән дип саный. Гади һәм пычрак схема - фиктив кәгазьләр, лицензияләр, чын варислардан яшерлгән акча. Беренче эпизод буенча - 500 млн сум тирәсе, хәзер сумма икеләтә артырга мөмкин.

Разин үзе декабрьдә үк Русиядән киткән иде һәм хәзер Флоридада, Майамида качып ята. Анда аның туганнары бар диләр. Ә Русиядә - җинаять эше һәм әлегә беркем дә җавап бирмәгән сораулар калган. Ә намусы ике арада төшеп калган, күрәсең...
Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас