+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 апрель , 12:45

Халык юлларга зарлана

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге Хөкүмәт утырышында социаль челтәрләр һәм гражданнар мөрәҗәгатьләренең атналык мониторингы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Халык юлларга зарланаХалык юлларга зарлана
Халык юлларга зарлана
ЦУР мәгълүматларына караганда, 13 апрельдән 19 апрельгә кадәр мәгълүмат системаларында 6 580 хәбәр теркәлгән. Бу алдагы атнага караганда 576га кимрәк, әмма узган елның шул ук чордагы күрсәткечләреннән 400гә диярлек күбрәк (6 212).

Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская хәбәр иткәнчә, халык барыннан да күбрәк юлларга зарланган (1 907 тапкыр). Иң мөһиме - чокырлар, грунт юлларны ремонтлау һәм карап тоту. Ешрак Уфадан, Стәрлетамактан, Белорет районыннан язалар.

Социаль челтәрләрдә 1 440 хәбәр – төзекләндерү буенча. Күпчелек комментарийлар-яшел үсентеләрне карап тоту һәм җәмәгать киңлекләрен чүп-чардан, яфраклардан җыештыру буенча. Узган атнада бу темага Уфа, Нефтекама һәм Стәрлетамактан ешрак язганнар.

Торак-коммуналь хуҗалык темасы - өченче урында, 823 хәбәр. Иң күп шикаятьләр җылыту сезоны тәмамланганнан соң, салкын һәм кайнар су белән тәэмин ителмәү, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр турында. Бу юнәлештә Уфа, Стәрлетамак, Салават халкы активрак.

Узган атнада хәбәрләр саны буенча ТОП-10 темага шулай ук сәламәтлек саклау, калдыклар белән эш итү,, җәмәгать транспорты, социаль хезмәт күрсәтү, мәгариф һәм хәрби хезмәт кергән. Башкортстан ЦУРы барлык очракларны контрольгә алган һәм муниципалитетларга, министрлыкларга, ведомстволарга эшкә җибәргән.

Киңәшмәнең көн тәртибенә шулай ук караучысыз калган хайваннарны аулау мәсьәләсе дә чыгарылды. Аның буенча берничә йөкләмә бар, алар барысы да эштә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас