+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 апрель , 12:50

"Мактаулы исемем, Рәхмәт хатларым бар"

26 апрельдә Чернобыль фаҗигасенә 40 ел тула. Шул уңайдан без берничә чернобыльче белән элемтәгә кереп, хәлләрен сораштык.

"Мактаулы исемем, Рәхмәт хатларым бар""Мактаулы исемем, Рәхмәт хатларым бар"
"Мактаулы исемем, Рәхмәт хатларым бар"

Кушнаренко районының Казарма авылы егете Әлиф Мостаев Чернобыльгә 35 яшендә 1987 елның маенда военкомат аша киткән. Ул нефть-газ системасында эшләгән булган. Бүген инде аңа 74 яшь. Әлбәттә, 70 көн агулы реактор янында эшләү эзсез үтмәгән. Әмма бүген Әлиф Зәки улы ул вакыттагы дуслык, патриотизм хисләре турында күбрәк сөйли.

- Башта Ырынбурның Тоцк шәһәрендә өйрәнү үттек. Аннары Киевка килдек. Чернобыльдә без җиңел машиналарга дезактивация үткәреп тордык, 10 тапкыр реактор түбәсендә булырга да туры килде. Андагы егетләр белән бик дус булдык, соңынан да хәбәрләшеп яшәдек. Бүгенге тормышымнан канәгатьмен. Дәүләт безне бервакытта да онытмады, льготаларын да биреп торды. Әле даруларга, торакка түләүгә ташламалар бар. Ел саен шифаханәгә барып сәламәтлегемне ныгытып кайтам. Пенсиягә 50 яшьтән чыктым. Моның өчен зур рәхмәт.

"Газпром"ның мактаулы хезмәткәре, дигән исемем бар. Чернобыльдә булганда округ командующиеннан Рәхмәт хаты алдым. Владимир Путин култамгасы белән "За спасение погибавших" медален тапшырдылар. Тормышыма зарланмыйм. Ике бала үстердек, ике оныгыбыз бар. Әле дә көн дә йөрергә тырышам, дөнья хәлләре белән кызыксынам, - диде ул безгә.

фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас