+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 Апреля , 03:15

Чикләргә түгел, тыярга!

Русиядә вейплар бөтенләй юкка чыгачак. Бу хакта нәрсәләр билгеле? Бердәм чикләүләрне эшләүгә федераль министрлыклар кушылды.

Чикләргә түгел, тыярга!Чикләргә түгел, тыярга!
Чикләргә түгел, тыярга!
Министрлыкларга Русиядә вейпларны тыю механизмнарын эшләргә куштылар, дип хәбәр итте беренче вице-премьер Денис Мантуров “РИА Новости” агентлыгына. “Ведомстволарга, шул исәптән Сәламәтлек саклау, Икътисади үсеш, Финанс министрлыкларына уртак фикергә килү өчен тиешле йөк­ләмә бирелгән. Бу юнәлешне хупладылар. Алга таба инде без мондый продукцияне куллануны тыю­га китерәчәк карарларга килергә тиеш”, – диде ул.
 
Денис Мантуров, шулай ук, Сәнәгать продукция­сенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча дәүләт комиссиясе вейпларны тыю турындагы башлангычны хуплавын раслады. Шул рәвешле, Русия җитәкчелеге илдә электрон сигаретлар һәм вейплар, шулай ук аларны тутыру өчен сыекчалар җитештерүне, импорт һәм илдә электрон сигарет һәм вейплар әйләнешен тулысынча тыярга әзерләнә.
 
Пермь крае Русиядә 2026 елның 1 мартыннан электрон тәмәке һәм вейплар сатуны тыйган беренче төбәк булды. Вологда өлкәсе губернаторы Георгий Филимонов элегрәк хәбәр итүенчә, 1 майга төбәктә барлык “наливайкалар” һәм вейплар сату нокталары бетерелә. “Вейплар, тәмәке катнашмалары, аромаингаляторлар, никотинлы продукция сатуны, һичшиксез, тыярга кирәк. Чикләргә түгел, ә тыярга. Бу, алкоголь кебек үк, кешеләргә, беренче чиратта яшьләргә каршы геноцид коралы булып тора”, –─ диде ул “РБК”га интервьюда.
 
Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау буенча комитеты әгъзасы Солтан Хамзаев Дәүләт думасының сигезенче чакырылышы ахырына кадәр вейпларны тыю карарына өметләнүен әйтте. Парламентның түбән палатасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре бүенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов март башында закон проекты Думага керүен, әмма ахыргы карар кабул ителмәгәнлеген билгеләп үтте.
 
2023 елның апрелендә Президент Владимир Путин балигъ булмаганнарга вейплар сатуны тыю турындагы канунга кул куйды. “Гражданнарның сәламәтлеген тирә-яктагы тәмәке төтене йогынтысыннан, тәмәке һәм никотин продукциясе куллану нәтиҗәләреннән саклау турында”гы законга төзә­тмәләр нигезендә, 18 яшькә җитмәгән балаларга теләсә нинди вейпларны, шул исәптән никотинсызларны да сату тыела.
 
Закон никотинга бәйлелекне көчәйтә торган ароматизаторлар яки өстәмәләр булган вейплар өчен сыекчалар сатуны тыя, шул исәптән никотинсызларны да. Чикләү “бу продукциянең җәлеп итүчән­леген арттыру өчен булдырылган” матдәләргә кагыла. Сату кагыйдәләре катгыйланды. Документка ярашлы, никотинлы продукцияне куллану өчен җайлан­маларны сату бары тик махсус кибетләрдә генә башкарылырга тиеш.
 
Былтыр хәбәр ителүенчә, Думада каралучы Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.53 мәддәсенең яңа нигезләмәләре никотинлы продукция куллану өчен җайланмалар белән күпләп һәм ваклап сатуны тулысынча тыярга, ә хокук бозучылар өчен административ җаваплылык билгеләргә тәкъдим итә.
Гражданнар өчен штраф – 20-50 мең сум, вазыйфалы кешеләр өчен — 300-500 мең сум, юридик берәмлекләр өчен 500 мең-1 миллион сум тәшкил итәргә мөмкин. Мондый җайланмаларны балигъ булмаганнарга саткан өчен гражданнарга – 300-500 мең сум, вазыйфа биләүче кешеләргә – 700 мең-1 миллион сум, юридик берәмлекләргә 1,5-2 миллион сум штраф салырга тәкъдим ителә.
 
Вейплар һәм электрон сигаретлар үпкәләрнең яңа авыруын – EVALI – китереп чыгара. Бу – электрон сигаретлар һәм вейплар куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан үпкә җәрәхәте. Авыруның билгеләре: температура, гомум хәлсезлек, йөткерү һәм тын кысылу, ә иң мөһиме – тәмәке тартучының үпкәсендә компьютер томографиясе ярдәмендә ачыкланучы патологик үзгәрешләр.
 
“Роспотребнадзор”да аңлатуларынча, вейпларның парлары үпкә тукымасын һәм сулыш юлларының лайлалы тышчасын киптерә, бу аларга бактерия, вирус яки гөмбә инфекциясе үтеп керүне җиңеләйтә. Газлар алмашы бозыла, бу кислород җитешсезлегенә (гипоксиягә) китерә. Вейп өчен сыекча составында никотин да, май да бар, аларның бурычларына “дөрес” парга әйләнү процессын тәэмин итү керә. Сыекчага глицерин, Е витаминының майлы эремәсе, пропиленгликоль һәм башка өстәмәләр салалар. Организм өчен бу матдәләр үзләре куркыныч түгел. Ләкин үпкәләргә май тамчылары эләгү вак бронхиолаларны томалый, бу үпкәләргә кислород керүгә комачаулый. Ялкынсыну процессы көчәя.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас