Дәүләт җыелышы-Корылтайның эшче төркеме утырышында балигъ булмаганнарга конструктив яктан корал белән охшаш теләсә нинди әйберләрне (3 Джга кадәр куәтле пневматиканы да кертеп) сатуны закон тарафыннан тыю тәкъдиме яңгырады.
Мондый "уенчыклар" яшь чикләүләресез маркетплейслар аша ирекле сатыла, теркәлү һәм лицензияләү юк. Әмма алар буллинг һәм җәрәхәтләр коралына әверелә.
Исегезгә төшерәбез, быел февральдә укучы 16нчы гимназиягә уенчык автомат белән кешеләрне куркытырга килде. Яшүсмергә карата җинаять эше кузгатылган, хәзер ул өй арестында.
Узган атнада Уфада 16 яшьлек үсмер үзенең дусты белән ачуланышканнан соң пневматик пистолеттан үз кулына аткан һәм имгәнгән. Октябрьский шәһәрендә шулай ук 16 яшьлек укучы пневматик пистолеттан үз фатирының балконыннан ишегалдындагы үсмерләргә аткан. Хулиганга карата җинаять эше кузгатылган.
"Мондый эшләнмәләрне 18 яшькә кадәрге кешеләргә сатуны тыю турындагы закон чыгару башлангычы белән чыгарга тәкъдим итәбез", — дип белдерде БР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Светлана Вәлинурова.
Фото: мк.ру