

Уфада яшәүче 22 яшьлек Анастасия даруханәдә фармацевт булып эшләгән. Тик бер шалтырату аның бөтен тормышын астын өскә китергән: хәзер ул – аеруча зур күләмдә мошенниклык факты буенча җинаять эшендә катнашучы. Аны 100 миллион сумнан артык акча урлауда гаеплиләр. Моның өчен кызга 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Үз күрсәтмәләрендә ул үзе мошенниклык корбаны булуын һәм акчаларны үзенә алмавын таный. Әле кыз Санкт-Петербургның 5нче тикшерү изоляторында.
Эш материалларыннан күренүенчә, кич белән Анастасиягә билгесез кешеләр шалтыратып, үзләрен салым хезмәте хезмәткәрләре, дип таныштырган һәм: “Сез 2025 ел өчен 2-НДФЛ белешмәсен бирмәдегез”, – дип хәбәр иткән. Алга таба хәлне җайга салу өчен СМСтан кодны атауны сораганнар. Кодны тапшырганнан соң мошенниклар аңа мессенджерда хат юллаган: “Сезнең “Дәүләт хезмәтләре” аккаунтыгызга Украина территориясендә урнашкан чит җайланмадан кергәннәр. Әгәр моны эшләмәгән булсагыз, түбәндә күрсәтелгән телефонга шалтыратыгыз”. Кыз, куркып, шалтыраткан. Анда аны, янәсе, Үзәк банкка күчергәннәр һәм аның шәхси мәгълүматлары урланган, дип ышандырганнар. “Җинаятьчеләрне тотарга” ярдәм итү һәм үз акчаларын саклап калу өчен ул яшерен хезмәттәшлек итәргә тиеш була.
Анастасия үзе сорау алганда белдерүенчә, аңа әлеге хәлләр турында кемгә дә булса сөйләүне тыйганнар. Кураторлар кушуы буенча ул, укуын һәм эшен ташлап, Уфадан – башта Мәскәүгә, аннары Санкт-Петербургка киткән. Анда, сорау алу беркетмәләрендә әйтелгәнчә, ул курьер ролендә чыгыш ясый: үзенә “страховка агентлары” дип тәкъдим ителгән пенсионерлардан зур суммаларда акча ала.
Әйтик, 14 мартта ул зыян күрүчеләрнең берсеннән 11,4 миллион сум алган. Соңрак кураторлар кушуы буенча бу акчаларны криптовалютага алмаштырырга, яки аларны ерак урыннарга яшерергә тырышкан. Шул ук вакытта, сорау алу нәтиҗәләреннән күренүенчә, кыз бернинди бүләкләр дә алмаган. Ә урлауларда катнашуын тоткарлау вакытында гына аңлаган.
19 мартта кыз, кураторларның чираттагы биремен үтәп, Владивостокка очарга тиеш була. Кураторлар аңа очышларга сарыф ителәсе барлык акчаны күчергән. Анастасияне беренче тапкыр Пулково аэропортында тоткарлыйлар. Санкт-Петербург полицейскийлары ул вакытта инде җинаять эше кузгаткан була. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре административ беркетмә төзи, аннары Анастасия камерада бер тәүлек уздыра. Икенче көнне тикшерүче аңлатуынча, аңа тапшырылган бөтен акчаны мошенниклар урлаган, ә Анастасия, мошенниклык схемасына җәлеп ителгән хәлдә, эш буенча шикләнелүче буларак уза.
Аңа бушлай адвокат бирелгән. Икенче көнне кызны чакыру буенча килү таләбе белән сак астыннан азат итәләр, чөнки ул, гаебен танып, күрсәтмәләр биргән.
Анастасиянең кулга алынуы турындагы хәбәр аның туганнары өчен шок була. “Уфа1” сайты кызның абзыйсы Евгений белән элемтәгә кергән. “Миңа аның әнисе шалтыратты. Настяны Питерда тоткарлаганнар, диде. Мин эштән туры самолетка утырдым, беренче билетны алдым. Ул чын күңелдән дәүләт ведомствосы заданиесен үтим, дип уйлаган, үзенә бер тиен дә алмаган”, –─ ди Евгений.
22 мартта Анастасияне, икенче җинаять эше кузгатылу сәбәпле, яңадан кулга алалар. Полициягә тагын бер зыян күрүче мөрәҗәгать иткән булып чыга. 5 марттан 20 мартка кадәр ул төрле курьерларга (Анастасияне дә кертеп) 75 миллион сумнан артык акча һәм 24 миллион сумлык коллекцион сәгать тапшырган. Бу эш буенча зыянның гомум суммасы – 100,5 миллион сум.
Кабат кулга алынган көнне Анастасияне дәваханәгә салалар, аның хәле начарлана. Кызның тумыштан йөрәге авыру. Изге Елизавета дәваханәсе табиблары йөрәк авыруы белән бәйле “вегетатив нерв системасы бозылу” диагнозы куя. Караганнан соң аны чыгарып җибәрәләр.
Икенче көнне үк Анастасиягә 100,5 миллион сум урлау факты буенча бер төркем затлар тарафыннан кылынган аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләү белдерәләр (Русия Җинаять кодексының 159нчы мәддәсе, 4нче өлеше). Гаепләүдә аның роле – зыян күрүчедән акчаны шәхсән алган курьер. Сорау алу протоколында ул үзенең “кураторлар” басымы астында эш итүе һәм үз гамәлләренең җинаятьчел характеры турында белмәве хакындагы сүзләрне кабатлый.
24 мартта суд Анастасияне сак астына ала. Судья кызны 21 майга кадәр СИЗОга озата. Шуннан бирле ул анда даруларсыз...
Кызның туганнары суд аның хәлен исәпкә алыр дип өметләнә, һәм инде апелляция биргәннәр. Тиздән ул каралырга тиеш. Анастасиянең хәле тотрыклы түгел – СИЗОда аның инде өянәкләре булган, дип хәбәр ителә.
Экспертлар, кызның диагнозын исәпкә алып, аңа бераз җаваплылыкны йомшартырга мөмкиннәр, дип белдерә. Әгәр дә суд аның акча урлауга катнашлыгы барлыгын исбатласа, якташыбызга җинаять җаваплылыгы яный.
Анастасия белән булган очрак телефонга шалтыратулар белән сак булырга, чит номерларны алмаска, акча белән бәйле сөйләшүләрне тиз арада туктатырга кирәклеген тагын бер тапкыр искәртә.