

Мәскәүдә Алексей Пиманов вафат булган. Ул Беренче каналда "Кеше һәм закон" тапшыруын алып бара иде. Танылган журналист, режиссер, сәясәтче, бик күп сценарийлар авторы, продюссер Алексей Викторовичның йөрәге туктаган һәм ул хатыны Ольга Погодина кулында җан биргән.
Алексей Пимановның якыннары һәм туганнары аның үлеменә ышана алмый. "Мин берни дә белмим... күмү датасы әлегә билгесез. Мин шок хәлендә... барысы да яхшы иде! Без кичә видеоэлемтә аша сөйләштек. Ул кызыклар сөйләде, көлдерде, актив иде. Бүген моның гомумән ничек булганын аңлый алмыйм", - ди аның өлкән улы Денис Пиманов. Бу хакта "СтарХит" яза.
Фото: "МК"