

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясенең 4нче энергоблогында шартлау яңгырый. Бу көннең вакыйгалары бөтен дөньяга радиация белән бәйле иң куркыныч, иң зур фаҗига буларак истә калды.
Радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне Русиянең рәсми истәлекле даталар календаренда фаҗигадән соң 7 ел узгач барлыкка килде һәм шуннан бирле ел саен билгеләп үтелә. Истәлекле дата Русия Югары Советы Президиумының 1993 елның 22 апрелендәге карары белән билгеләнде һәм 2012 елның апрелендә “Радиация һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көне” дип үзгәртелде.
Дата атамасындагы үзгәрешләр һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү һәм радиация һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләргә хөрмәт күрсәтү максатында эшләнә. 2017 елдан БМО башлангычы белән “Халыкара Чернобыль һәлакәтен искә алу көне” бөтен дөньяда билгеләнә.
Бүген Чернобыль фаҗигасе турында бик күп китаплар һәм фильмнар табарга мөмкин, һәм алар төрле илләрдә барлыкка килүен дәвам итә. Интернетка сорау язсаң, шунда ук авторлары бу фаҗигале тарихи вакыйганы төрле күзлектән аңлаган 10 фильм һәм сериал килеп чыга. Алар Русиядә, Украинада, Америкада, Франциядә, Германиядә, Бөек Британиядә төшерелгән. Күпләрен караганыбыз да бар. Әйе, карый башласаң, тукталып булмый. Әмма, дөрес мәгълүмат чыганаклары җитмәү сәбәпле, бу әсәрләрнең авторлары текстта яисә экранда булган хәлләрне бербөтен кабул итүгә ирешү өчен логик фаразларга һәм сәнгать уйдырмасына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Хәтта авариянең шаһитлары һәм ликвидаторлары истәлекләре дә күп очракта бер-берсенә каршы килә.
Әлеге фаҗигадә һәлак булганнарга һәм катнашучыларга хөрмәт йөзеннән Тәрбия институты башка беркайчан да кабатланырга тиеш булмаган бу һәлакәт турында бәхәссез 7 фактны тәкъдим итә.
1.ЧАЭСның 4нче энергоблогындагы шартлау дөньяда иң эре техноген һәлакәтнең сәбәбе булды. Ул реакторны тулысынча җимерә һәм 10 көн сүндерелә алмаган янгын китереп чыгара. Янгын нәтиҗәсендә тирә-як мохиткә бик зур күләмдә радиоактив матдәләр тарала.
Барлыкка килгән болыт бөтен тереклек өчен куркыныч радионуклидларны Советлар Союзы һәм Европа территориясенең күпчелек өлешенә тарата. Ул Япониягә, Канадага, АКШка кадәр дә барып җитә, тик көньяк ярымшар гына пычранмый кала.
2. Миллионнарча кеше радиациянең җимергеч йогынтысына дучар була. Авариядән соң АЭС өстендә җил юнәлешен үзгәртә. Нәтиҗәдә, цезий-137 белән 200 мең квадрат километрдан артык мәйданлы территория зарарлана. Русиядә генә дә 19 төбәк җирләре, аеруча Брянск, Калуга, Тула һәм Орлов өлкәләре зыян күргән.
Украина ССРыннан (хәзерге Украина) фаҗига зонасыннан 400 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән, алар туган җирләреннән мәңгегә китәргә мәҗбүр булган.
3. Һәлакәт урынындагы кешеләр көчле нурланышка дучар була. Кайбер чыганаклар раславынча, ул 1945 елда Хиросимада атом бомбасы шартлаганнан соң булганнан 90 тапкырга күбрәк.
Рәсми мәгълүматларга караганда, АЭСта шартлау вакытында ук 3 кеше, аннан соң станциянең тагын 28 хезмәткәре үлгән, ә 1986-89 еллардагы авария ликвидаторлары җирдә яшәүче уртача кеше 1 ел эчендә алган табигый нурланыш күләменнән якынча 40 тапкырга артыграк радиация дозасы алган. Бу аларның гомерен дистәләгән елга кыскартты. Күбесе инвалид булып калды, 31 кеше кискен нурланыш авыруыннан беренче 3 айда ук үлде.
Ә бәла-каза зонасыннан эвакуацияләнгән кешеләр, пычранган территорияләрдә яшәүчеләр һәм аларның балалары авыруларга дучар булды, аларның бер сәбәбе нәкъ менә радиация тәэсире булды.
4. Һәлакәтне бетерүдә 600 меңнән артык кеше катнашкан. Болар – ирләр һәм берничә хатын-кыз: станция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, милиционерлар, хәрбиләр, шахтерлар һәм башка белгечләр. Аларның батырлыгы нәтиҗәсендә радиация таралуны туктатып, миллионлаган кешенең гомерен саклап кала алдылар. Әмма бәя коточкыч иде: дистәләгән мең кешенең сәламәтлеге һәм гомере.
Ликвидаторлар арасында Чернобыль, Припять, Киев һәм якын-тирәдәге башка торак пунктлардан янгын сүндерүчеләр аеруча нык зыян күрә. Алар 4нче энергоблокта янгынны 10 көн сүндерә, ә аларның формасы һәлакәт урынында радиоактив җир, су һәм һава белән контакттан саклый алмый. Һәлак булган иң яшь янгын сүндерүчеләргә 23 яшь булган.
5. Аварияне бетерүчеләр арасында академик Валерий Легасов та була. Танылган химик-неорганик һәм Курчатов институты җитәкчесе СССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары Борис Щербин җитәкчелегендәге Чернобыль АЭСындагы авария сәбәпләрен тикшерү һәм нәтиҗәләрен бетерү буенча Хөкүмәт комиссиясе составына керә. Нәкъ менә академик Легасов аны суыту өчен реакторга ташланган махсус катнашманы эшләгән һәм һәлакәт зонасында тиешле 2 атна урынына 4 ай үткәргән.
Ул Венада МАГАТЭ конференциясендә авария сәбәпләрен һәм аның нәтиҗәләрен анализлау турындагы доклад белән чыгыш ясый, аннары гомеренең ахырына кадәр атом-төш реакторларының хәвефсезлек концепциясенә үзгәрешләр өстендә эшли һәм АЭС хезмәткәрләренең һөнәри әзерлеген камилләштерү кирәклеген күрсәтә.
Радиация дозасы галимнең сәламәтлеген нык какшата. Моннан тыш, фәнни даирә һәм совет власте тарафыннан аның барлык тәкъдимнәре дә ишетелми. 1988 елның 26 апрелендә төнлә Валерий Легасов үз-үзенә кул сала. 1996 елда гына аңа үлгәннән соң “Русия Герое” исеме бирелә.
6. ЧАЭСтагы авария сәбәпләренең бердәм фаразы әлегә кадәр юк. Белгечләрнең эксперт бергәлеге бүгенге көнгә кадәр бу мәсьәлә буенча килешүгә килә алмый, ә атом-төш реакторлары физикасының нечкәлекләрен һәм АЭСта энергоблокларның эш технологияләрен белмичә авария сәбәпләрен аңлау мөмкин түгел. Шуңа күрә билгеле фактларга нигезләнгән берничә “абруйлы”, һәм уйдырмалардан төзелгән бик күп “маргиналь” фаразлар бар.
“Абруйлы” фаразларны реактор шартлаганчы авария ничек барганлыгы турындагы күзаллаулар гына берләштерә. Ә шартлау үзе, төрле экспертлар фикеренчә, химик (водород белән реакция), физик (басым астында пар чыгару), яки атом-төш табигатенә ия булырга мөмкин.
7. Чернобыль фаҗигасе тирә-як мохитнең радиоактив пычрануы белән бәйле беренче һәм соңгы авария түгел. Русиядә дә, дөньяның башка илләрендә дә атом су асты көймәләре, атом-төш ягулыгы җитештерү буенча белгечләр, радиохимия заводлары һәм атом электростанцияләре хезмәткәрләре аларның катлаулы эшендә хатаның бәясе турында белә, ләкин, кызганычка каршы, бу тармакларда фаҗигаләр кеше гаебе белән дә, очраклы тышкы факторлар аркасында да дәвам итә.
Моннан тыш, соңгы 39 ел эчендә күрелгән барлык чараларга карамастан, Чернобыль АЭСы әле һаман да потенциаль хәвеф чыганагы булып кала бирә һәм, белгечләр бәяләвенчә, аны үтилләштерү буенча чараларны тулысынча үтәү шарты белән 2065 елга гына андый булудан туктаячак.
Радиация һәлакәтләре һәм фаҗигаләре корбаннарын искә алу, шулай ук, Чернобыль ветераннарына һәм радиация белән бәйле бәхетсезлек очракларын бетерүдә катнашучыларга хөрмәт йөзеннән, ел саен 26 апрельдә бөтен Русиядә истәлекле чаралар, митинглар һәм акцияләр уза, аларда Чернобыль ветераннары гына түгел, хакимият, дин, җәмәгать һәм яшьләр оешмалары вәкилләре дә катнаша. Дөньяның башка илләрендә дә истәлекле чаралар һәм тематик конференцияләр үткәрелә.
40 ел элек булган катастрофа нәтиҗәләрен кешелек дөньясы үзендә әле дә тоя. Шуңа күрә безнең барыбызга да планетабызның киләчәге безнең кулларда икәнен истә тотарга кирәк. Һәм Җир планетасын безнең балаларыбыз һәм аларның дәвамчылары өчен чистарак һәм хәвефсезрәк итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез.
Тарихи белешмә
Мәскәү хәрби округының 26нчы химик саклану бригадасы 1986 елның 6-7 маенда Иваново өлкәсенең Кинешма шәһәрендә 3нче радиация һәм химик саклану часте нигезендә формалаштырылды. Бер батальон Рязань өлкәсенең Скопино шәһәрендәге 236нчы артиллерия бригадасы базасында май-июнь айларында оештырылды.
Бригада идарә һәм алты аерым батальоннан тора иде: дүрт химик, бер инженер-сапер һәм бер матди тәэминат батальоны (автобат). Хезмәт итүчеләр – “срочник”лар һәм запастагы хәрбиләр.
Шулай итеп, Чернобыль зонасында Мәскәү һәм Киев хәрби округларыннан ике көчле бригада эшләде. Башка округлардан аерым полклар килгән иде.