+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Апреля , 10:05

Дүртөйленең һәм Русиянең иң яхшы әкиятчесе

Журналист һәм язучы Илдус Тимерхановка – 70 яшь Елдан-ел могҗизага урын кими барган дөньябызда матур балачакның якты мизгелләрен күңелләрендә саклый һәм башкалар белән юмарт бүлешә белүче кешеләр бар. Шундый гаҗәеп шәхесләрнең берсе – Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче балалар язучысы, тәҗрибәле журналист Илдус Тимерханов белән якыннан танышмын. Аны халык яратып “Дүртөйле әкиятчесе” дип йөртә. Ап-ак дулкынлы чәчләрен килешле итеп тарап куйган, якты карашлы, зыялылыгы йөзенә чыккан Илдус Хәмит улы дистәләгән мавыктыргыч китаплар һәм тирән эчтәлекле очерклар авторы, аның иҗат юлы – туган якка мәхәббәт, журналистлык дәрте һәм язучылык талантының бергә үрелүенең чагу үрнәге.

Дүртөйленең һәм Русиянең иң яхшы әкиятчесеДүртөйленең һәм Русиянең иң яхшы әкиятчесе
Дүртөйленең һәм Русиянең иң яхшы әкиятчесе
Нефть вышкаларын журналист каләменә алыштырып

Илдус Тимерханов 1956 елның 25 апрелендә Илеш районының Түбән Череккүл авылында туа. Ул нефтьчеләр гаиләсендә үсә, язмыш үзе аңа шушы династияне дәвам итәргә куша кебек. Әлбәттә, малай “кара алтын” табучылар һөнәре белән кызыксына, әмма шул ук вакытта кечкенәдән күңеленә иҗат очкыны куна, ул әкиятләр ярата: хәреф таный башлау белән тылсымлы дөньяга чума, йотлыгып китаплар укый. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне һәм күрше Этәйдә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тимерханов әтисе сукмагыннан атларга карар кыла, башта – “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә слесарь-ремонтчы һәм скважиналар операторы, ә аннары геологик партиядә белгеч булып эшли. 1974 елдан 1976 елга кадәр Ерак Көнчыгышта Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Инде язмыш аны мәңгегә нефть сәнәгате белән бәйләгән кебек тоелса да, егетнең күңеле тынычлык таба алмый, ул иҗатка тартыла. Якты хыялын тормышка ашыру өчен Илдус Хәмит улы Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Ә 1985 елда ул, ниһаять, үз тормышын хыялындагы һөнәр белән бәйли – Дүртөйлегә күчеп килә һәм районның “Юлдаш” гәзите редакциясендә эшли башлый. Моның язмышындагы хәлиткеч бәхетле борылыш булуын бүген язучы зур канәгатьлек белән билгели, нефть һәм газ чыгару идарәсе операторыннан ул кешеләрнең акылына һәм йөрәгенә йогынты ясый алырлык журналистка әверелә.

Табигать һәм туган як җырчысы

“Юлдаш” гәзите Илдус Тимерханов өчен хезмәт итү урыны гына түгел, ә гомерлек яраткан эшкә әйләнә. Биредә ул озак еллар сәнәгать бүлеген җитәкли, арытаба тәрҗемә буенча баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын төптән җигелеп тарта.
Мине, Башкорт дәүләт университетын тәмамлап эшкә килгән яшь белгечне, Илдус Хәмит улы белән бер бүлмәгә утыртып куйдылар. Аның, инде билгеле язучы һәм журналистның, үзен бер дә әллә кемгә куймыйча, ихлас итеп сөйләшүе, акыллы киңәшләрен бирүе күңелгә шунда ук хуш килде. Ун ел бер бүлмәдә кара-каршы утырып эшләдек, бер иҗат дулкынында яшәдек.
Илдус Хәмит улының каләме бик үткер булып, ул теләсә кайсы темага гәзит укучының йөрәгенә үтеп керерлек мәкаләләр, очерклар яза иде. Гади халыкны борчыган мәсьәлә­ләрне кыю күтәреп чыга белгән өчен аны бик хөрмәт итәләр, шуңа күрә дә безнең эш бүлмәсеннән бер дә кеше өзелеп тормады. Каләм тибрәтергә яратучы яшьләргә дә, өлкәннәргә дә яхшы остаз булды ул. Чиле-пешле иҗат җимешләрен күтәреп килүче­ләрнең дә күңелен төшермәде, зирәк киңәшләрен биреп, мәкалә, нәсер, хикәяләрен төзәтеп, шомартып “Юлдаш” битләрендә бас­тырды. Бу җәһәттән бер кызыклы хәл истә калган: берзаман безнең бүлмәгә олы гына яшьтәге бер абзый килеп керде, “Менә, Илдус энекәш, моңа кадәр язу-сызуга һушым китмәсә дә, нишләптер лаеклы ялга чыккач, илһам килә башлады бит. Туган як турында бик матур шигырь яздым, шуны яраткан гәзитебездә чыгарсагыз, шәп булыр иде”, – ди. Илдус Хәмит улы, кәгазьгә күз йөгертеп чыккач, берничә сорау биреп, авторның эшен алып калды. “Бу иҗат җимешен һич кенә дә шигырь дип булмый шул, рифма, ритм бөтенләй юк. Ярар, абзыйның күңеле булсын, матур гына нәсер итеп бастырыйм гәзиттә”, – дип куйды. Бераздан, әлбәттә, теге автор исеме белән “Юлдаш”та күләмле, матур язма дөнья күрде. Бер көн үттеме-юкмы, абзый шалтырата: “Илдус, энекәш, зур рәхмәт! И сөендем, районның төрле почмакларыннан танышлар да шалтыратты, бигрәк шәп язгансың, авылыбыз табигатен, күлләрен саклау проблемасын да күтәреп чыккансың, дип мактыйлар. Мәкаләсе чыкты, шигырем кайчан басылыр икән?”
Илдус Хәмит улының журналистикада ярат­кан темасы – туган як тарихы, аның гаҗәеп табигате һәм экология проблемалары. Ул үзе Агыйдел елгасын аркылыга-буйга кичкән, ямьле яр буйларыннан йөзләрчә километр юл үткән оста турист һәм балыкчы да. Туган җиргә булган мәхәббәте аңа табигатьнең сыкрауларын, төрле проблемаларын йөрәге белән тоярга мөмкинлек бирә. Аның каләме астыннан бу яссылыкта дистәләгән очерк һәм тикшеренү эшләре чыкты: “Агыйдел елгасы ага”, “Явезнәй”, “Баскан күле һәм аның тирә-ягы”, “Район уч төбендәге энҗе – Букал”, “Чуртан өчен форточка”. Аның бер очеркы хәтта Пермьдә Русия балык саклау органнарының 70 еллыгына багышланган “Хранители живого серебра” дигән иллюстрацияле китапка да кергән. Параллель рәвештә язучы гомер буена туган якны өйрәнү буенча җентекле рәвештә эш алып бара. Ул географик атамаларның этимологиясен, килеп чыгышын өйрәнә, кече Ватан турындагы мәгълүматларны системалаштыра, аннары аларны мавыктыргыч мәкаләләргә әйләндерә.
Илдус Тимерханов “Юлдаш”та “Табигать һәм без” махсус сәхифәсен бик күркәм итеп алып барды, әлеге сәхифә белән республика конкурсларында берничә тапкыр җиңү яулады. Моннан тыш, ул төрле мәдәни чараларны оста яктыртты, халык театры спектакль­ләренең штатлы рецензенты сыйфатында да чыгыш ясый иде.
Илдус Хәмит улы, эштән бераз бушап, чәй эчкән минутларда, еш кына үзенең яшьлек хатирәләре, күңелендә тирән эз калдырган вакыйгалар турында сөйли, бигрәк тә армия хезмәтендә булган чагын, коралдаш дусларын сагынып искә ала иде. Солдат язмышы аны Приморьега, Кытай чигенә ташлый. Башта аны танкистлыкка билгеләргә тырышып карыйлар, әмма буе озын булу комачаулык тудыра, аңа, танк эченә өчкә бөкләнеп керергә туры килер иде. Башкортстаннан зур эшелон белән килүче булачак солдатларны төрле хәрби частьларга билгелиләр, 17 кеше Приморьеның иң көньягында урнашкан Зайсановка дигән гарнизонга җибәрелә. Биредә танк, машиналар паркы, дүрт казарма, складлар, өч катлы офицерлар йорты, зур чокыр аша җиде йорттан гына торган Тайвань дип аталган торак пункт кына була. Арытаба инде – Кытай. Бер ай укыганнан соң Тимерхановка пулемет бирәләр, ул шулай яхшы гына хезмәт итә башлый.
– Июль башында поварга укырга кеше җыя башладылар. Теләк белдерүчеләр күп булды. Тик командирыбыз Блохин миңа син барасың, диде, гәрчә мин барам дип кул күтәрмәсәм дә. 15 кешене комиссиягә җибәрделәр. Аны өч егет кенә үтә алдык, – дип сөйләде Илдус Хәмит улы. – Владивос­токта укыдык. Дүртенче разрядлы пешекче исеме бирделәр. Бу бик яхшы дигән сүз. Гел “бишле”гә укыдым. Мине пешекчеләр командиры итеп тәгаенләделәр. Пешекче дигәч тә, безне гел кәстрүл тотып, плитә арасында гына йөргән дип күз алдына китерү дөрес булмас. Без шулай ук автоматтан атарга, граната ыргытырга һәм башка солдат һөнәр­ләренә өйрәндек. Хәрби күнегүләр вакытында кырда үзебез ашарга пешерәбез, ә иңдә автомат, аны бер генә минутка да салырга ярамый. Ни дисәң дә, күз күреме арада гына Кытай чиге. Ә ул заманда бу ил белән безнең арада мөнәсәбәтләр киеренке иде.
Армиядә Тимерханов хәрби гәзит белән хезмәттәшлек итәргә дә вакыт таба, мәкалә­ләре даими рәвештә басыла.
Ә инде армия хезмәтеннән соң студент булып киткәч, ул бигрәк тә юморга тартыла, шигырьләре, хикәяләре “Һәнәк” журналында еш басыла. Топонимика белән җитди кызыксына башлавы да университетта укыган чорга туры килә. Язмыш кушуы буенча “Полярноуралгеология” берләшмәсенең геология партиясендә инженер булып эшләгәндә исә Тимерханов Ямал ярымутравын һәм бөтен Төньяк Уралны әйләнеп чыга. Хезмәт вазыйфаларын намуслы үтәү белән беррәттән, торак пунктлар, сулыклар һәм таулар атамаларының килеп чыгышы белән кызыксына, төрле риваятьләрне язып ала, урындагы матбугатта биредәге халыкның сөйләменә, төбәкнең топонимикасына карата үзенең лингвистик күзәтүләре турында берничә мәкалә бастыра.

Дүртөйледә туган тылсым

Илдус Хәмит улына балалар язучысы буларак киң танылу нәкъ менә Дүртөйлегә күчеп эшли башлагач килә. Ул урыс, башкорт һәм татар теллә­рендә иҗат итә, һәр балага аңлаешлы гаҗәеп әсәрләр тудыра. Аның әкият­ләре – тылсымлы тарих кына түгел, ә игелек, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт һәм тормышка мәхәббәтнең чын дәрес­ләре. Аның иң танылган җыентыклары – “Мыжык мич торбасы” (1995), “Спичка на солнцепеке” (1998), “Ут күз” (2002), “Тал-тирәкләр куенында” (2006). Тәнкыйть­челәр Тимерханов әкиятләрен югары бәяли, аларның кайберләрен автор юкка гына әкият-мәсәл дип атамый. Илдус Хәмит улының әсәрләре башкорт “Әлифба”сына һәм сыйныфтан тыш уку китапларына керде. Язучыга иҗатында эчкерсезлек, балалар психологиясен тирәнтен белү, гадәти әйберләр турында мавыктыргыч итеп җиткерү осталыгы, зур тел байлыгы ярдәм итә. Радио һәм телевидениедәге балалар тапшыруларында да аның әсәрләрен­нән еш файдаланалар.
Дүртөйле әкиятчесе Бөтенрусия дәрә­җәсендә дә танылу яулады. 2008 елда Илдус Тимерханов Петр Ершов исемендәге Бөтенрусия әкиятчеләр конкурсында җиңеп, “Русиянең иң яхшы әкиятчесе” дигән мактаулы исем алды. Жюри хөкеменә ул 2006 елда басылган “Тал-тирәкләр куенында” роман-әкиятен юллаган иде.
Илдус Хәмит улы өлкәннәр өчен дә күп яза. Республика гәзит-журналларында аның повестьлары, хикәяләре һәм мәкаләләре даими басылып тора. Иҗатында әле дә юмор һәм сатирага зур урын бирә. Мәңгелек мәхәббәт темасына багышланган мавыктыргыч әсәрләрен дә яше-карты бик яратып укый.
Язучының иҗат җимешләре туган республикабыздан читтә дә яхшы билгеле, алар Татарстанда, Коми Республикасында, Чиләбе, Самара, Төмән өлкәләре матбугатында да дөнья күрде. Сурәтләмәбез героеның иҗади сандыгында Төньяк, ягъни Поляр арты Урал табигатенә, шулай ук, Ерак Көнчыгышка багышланган хикәяләр, повестьлар да бар. Аның әсәрләре якут, коми, казах телләренә тәрҗемә ителгән. Венгрия полиглоты Даби Иштван Тимерхановның әсәрләрен укыгач, аңа элемтәгә чыгып, әкиятләрен венгр, чех, словак телләренә тәрҗемә итәргә ниятләвен хәбәр итә. Кыскасы, Илдус Тимерхановның әсәрләре төрле илләрдә яшәүче, төрле телләрдә сөйләшүче укучыларның йөрәген яулавын дәвам итә.

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Илдус Хәмит улы – Русия Федерациясенең һәм Башкортстанның Журналистлар берлек­ләре (1990 елдан), Язучылар берлекләре (1996 елдан) әгъзасы. Аның әдәбиятыбызга керткән өлеше күп бүләкләр белән билгеләп үтелде: ул Наҗар Нәҗми исемендәге Дүртөйле районы премиясе лауреаты (2003 ел, балалар өчен китаплар сериясе өчен), Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты (2012 ел, “Базы буе бөдрә тал” китабы өчен), шулай ук “Заповедное эхо” (“Тыюлык кайтавазы”) Бөтенрусия экология конкурсы дипломанты. Моннан тыш, ул Камил Җиһаншин исемендәге кыргый хайваннарны саклау республика фондының “Урман рыцаре” дигән мактаулы исеменә лаек булды.
Мәкаләбез герое Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре исеменә, Русия Федерациясе Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуника­цияләр министрлыгының, шулай ук Башкортстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазьләренә ия. “Башкортстан Республикасына 100 ел” юбилей медаленә лаек. 2025 елда илебез башкаласы Мәскәүдә үткәрелгән “Алтын чылбыр” бәйгесендә катнашып, 984 автор арасында җиңүчеләр дип табылган җиде шәхес арасында Илдус Хәмит улы булуы – аның зур талантын тануның тагын бер дәлиле.
Мәкаләбез герое тормыш юлдашы белән ике балага – кызлары Алсу һәм уллары Артурга дөрес тәрбия биреп үстерде. Кызлары Алсу Муллаәхмәтова, әтисе сукмагыннан китеп, журналистика өлкәсендә уңышлы эшли, бүген ул – республика яшьләр гәзитенең (“Молодежная газета”) баш мөхәррире.
25 апрельдә оста журналист, язучы һәм туган якны өйрәнүче, үзенең мавыктыргыч китаплары һәм мәкаләләре белән күп еллар укучыларны сөендерүче Илдус Тимерханов 70 яшьлек күркәм юбилеен каршылады. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул иҗат дөньясында кайнап яши, гәзит укучылар хозурына чыгарырга күләмле әсәрен әзерли. Бүген сезнең игътибарга шул әсәрдән өзек тәкъдим итәбез. Ә хөрмәтле юбилярга иҗат чишмәсе саекмавын, озын, бәхетле гомер телибез!
 

ТӨШЕМДӘМЕ, ӨНЕМДӘМЕ?

яки САБЫЙ ЧАК МАҖАРАЛАРЫ

Романнан өзекләр

1.Олы урам

Ул вакытта миңа биш яшьтән дә күбрәк булмагандыр. Без олы урамда яшибез. Сөзәк кенә тау менгәч, Урта урам. Аннан да югарырак – Арка урам. Соңрак аларга Совет, Гагарин, Пушкин исемнәре куштылар. Безнең ихатада биек бер тирәк агачы бар иде. Шуның төбендә яшел чирәмдә аунаганымны хәтерлим. Картинәй Миңкамал тузанлы үләндә ятма, дип киндер тукыма җәйде. Берчак, шунда йоклап китеп, төш күрдем. Ихата капкасы шар ачык. Урам буйлап минем биеклек бер металл кулча тәгәрәп килә. Капкага турына җиткәч, туктады да, борылып миңа карады. Шуннан соң юлын дәвам итте. Олырак малайлар шундый тимер кулчаны кисәү агачы кебек башы кәкре тимер таяк белән идарә итеп урам буйлап тәгәрәтеп йөртәләр иде. Кайвакыт малайларның берсе тәгәрмәч покрышкасы эченә бөгәрләнеп кереп утыра да, башкалар аны тәгәрәтеп йөртә. Цирк аттракционнары читтә торсын! Шул уеннар тәсиреннән төш күргәнмендер инде. Тирәк карт иде. Корый башлагач, кистеләр. Бөек Ватан сугышыннан соң илебездә яшелләндерү эшләре башлана. Башлыча тиз үсүче тополь һәм сәрви агачлары утырталар. Бала-чага сәрви кузагыннан сыбызгы ясап сызгырта башласа: сызгыртмагыз, кырау төшә диләр иде. Безнең ихатадагы тирәк күптән, сугышка тиклем утыртылган булгандыр. Чөнки 15-20 ел эчендә генә тирәк алай картаймый. Революциядән соңгы елларда да агач утырту планы булган. Мисал да китерергә була. Фронтовик шагыйрь Бәдрүш Мокамайның тууына 80 ел тулганда аның туган авылы Каешта материаллар җыйдым. Сеңлесе Мөзәппирә апа шагыйрь туган нигез янында үскән тирәк агачын күрсәтте. Бу агачны егерменче еллар башында картәтисе белән бергә бәләкәй Бәдрүш утырткан икән. Кызганыч, йортның яңа хуҗалары бу истәлекле агачны кисеп ташлаганнар.

Без бәләкәй чакта машиналар бик сирәк йөри. Урамнан көненә берәү-икәү үтсә, шөкер. Рәхәтләнеп уйна. Раһиб абый улы Хәлил сөйләвенчә, беренче машина Андреевка авылы аша үткән. Бөтен халык шак катып: “Җен китте-е-е, пәри китте-е-е!!!” – дип белгән догаларын укып калганнар, имеш. Әйткәндәй, ул вакытта Гитлерны яратмауның иң көчле чагы. Малайлар арасында шундый такмак бар иде:

       “Һайл, Гитлер суга баткан,

       Чабатасын киптерә,

       Безнекеләр күреп алып,

       Пулеметтан сиптерә!”.

Һәр малайның үз кушаматы бар. Хәлилгә ни өчендер Гитлер кушаматы тактылар. Ачуланышсалар, Хәлилгә шушы юлларны такмаклыйлар иде. Бик шәп, ачык күңелле, шаян малай булды ул. Егет корына җиткәч, авыл кызы Мәгъдәния белән бик яратышып өйләнештеләр. Ромео белән Джульеттадан ким түгел иде аларның мәхәббәт тарихы. Бу хакта аерым сөйләргә кирәк. Армиягә дә, кәләше аңа ияреп, “бергә” киттеләр. Тик Хәлил анда һәләкаткә очрап, авылга әйләнеп кайта алмады. Урыны оҗмахтадыр.

Янә бервакыт ике-өч яшьлек чагымда әткәй мине күтәреп, урамга алып чыкты. Олы урам буйлап мәктәп балалары демонстрациясе килә иде. Октябрь бәйрәме булдымы, май бәйрәмеме, хәтерләмим. Демонстрациягә укытучылар белән мәктәп балалары гына чыга иде. Ә менә 1967 елның көзендә, Октябрь революциясенең 50 еллыгында, демонстрация башында авыл коммунистлары атлады.

Сабый чакта беренче күргән демонстрация күңелгә нык сеңеп калганмы, үсмерлек корына җитәрәк иртән төш күрдем: Олы урам буйлап җыр җырлап бер колонна килә:

    “Мы поедем, мы помчимся,

     На оленях утром ранним,

     И отчаянно ворвемся

     Прямо в снежную зарю-у-у-у!”

Уянып китсәм, радиодан шушы җырны җырлыйлар. Бу 1971 елның 8 августында Мәскәүдән “С добрым утром! тапшыруында Борис Кузнецов белән Лев Полосин дуэты башкаруында “Увезу тебя я в тундру” җырының премьерасы булгандыр дип уйлыйм. Соңрак аны нанай җырчысы легендар Кола Бельды башкарды. Геологиядә эшләгәндә тундрада матур җырлаучы геолог кыз Ирина Волкова белән, ял сәгатьләрендә, шушы җырны бергәләп җырлый идек. Җыр, ярларында кәрлә каеннар, поляр зирекләр, тал куаклары үскән бихисап күл өсләреннән иксез-чиксез тундра киңлекләренә тарала иде. 

Без җәйге кичтә чабышып уйнап йөргән урам аша бүген як-ягыңа карамыйча чыгып та булмый: көн-төн туктаусыз машиналар тыз-быз килә. Андый интенсив хәрәкәтне 60-нчы еллар азагында Уфаның Октябрь проспектында да күргәнем булмады...

(Дәвамы бар).



Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Рәсемдә: Илдус Тимерханов.

 

Фото: Илдус Тимерхановның шәхси архивыннан.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас