+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Апреля , 05:30

Әнисе улын 26 ел эзли

Иглин районының "Саргай" балалар лагереннән югалган малай турында мәгълүматлар бар.

Әнисе улын 26 ел эзлиӘнисе улын 26 ел эзли
Әнисе улын 26 ел эзли

Тикшерүчеләр 2000 елда лагерьда балалар үлеме турындагы җинаять эшен яңартуы турында язган идек. Бер малайны янәсе сулыкта үле килеш тапканнар, ә менә икенчесе эзсез югалган. "Башинформ" хәбәр иткәнчә, вәзгыятьне Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алган. Ул комитетның Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Архангельскийга җинаять эшен тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушкан.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның Иглин районында 2000 елның 13 июлендә җиде яшьлек бала эзсез югалган. 26 ел элек Бәләбәйдә яшәгән Кенан Мостафаев «Саргай» балалар лагереннан юкка чыккан. Ата-аналары озак еллар баланы мөстәкыйль рәвештә табарга тырышып караган, шулай ук полиция, волонтерлар, детективлар, экстрасенслар, журналистлар, битараф булмаган кешеләр, Интернет, телевидение дә кушылган.

2000 елның августында аны Сим шәһәрендә күргәннәр дигән мәгълүмат булган. Малайны машинадан трассага төшереп калдырганнар, анда аны бер гаилә үзенә алган. Бала аларда ун көн яшәгән, кайбер мәгълүматлар буенча, аннары аны милициягә алып киткәннәр. Билгеләп үтелгәнчә, малай үзе турында берни дә хәбәр итә алмаган, чөнки, хәтерен югалткан булуы ихтимал.

16 елдан соң эзләүләр гаиләне хәтта Төркиягә алып килә: Антальяда бер егет коточкыч авариягә эләгә һәм хәтерен югалта. Ләкин ул вакытта ДНК нәтиҗәләре аның Кенан түгеллеген күрсәтә.

Аның анасы һаман да үз улын эзләвендә дәвам итә. «Башинформ» журналисты белән әңгәмәдә Ирада Мостафаева белдергәнчә, озак еллар аерылышуга карамастан, ул бер генә минутка да аның белән яңадан очрашу өметен югалтмаган.

"Мин Кенан исән дип ышанам. Без улыбызны тапканчы эзләүне дәвам итәчәкбез, - диде мәгълүмат агентлыгының әңгәмәдәше. - Минем өметем шулкадәр еллар узгач та нык булып кала. Без даими рәвештә Кенанның кайдадыр янәшәдә булуы турында сигналлар алабыз".
Ул шушы еллар эчендә улының исән булуын күрсәтүче бик күп фактлар булуын өстәде: җинаять эше әле ябыла, әле яңадан ачыла. Ул Кенанны эзләүдә катнашкан һәм һаман да катнашучы барлык кешеләргә рәхмәтле.

Шулай ук Ирада Мостафаева инде өлкәнәйгән Кенанның тышкы кыяфәте турындагы фикерләре белән уртаклашты, ул өлкән абыйсы сыйфатларын алгандыр һәм, мөгаен, шундый ук озын буйлы һәм сөйкемле ир-ат булгандыр, дип билгеләп үтте. Аның баласы белән нәрсә булырга мөмкин дигән берничә фаразы бар.

"Бәлки, сектантлык практикалары һәм йолалары уздырылган бу лагерьда аны хәтерен югалту өчен гипнозлый алганнардыр. Яки бу - җәрәхәт, яисә көчле стресс нәтиҗәсе. Минем Кенан кайсыдыр мизгелдә аны ничек яратуларын һәм кадерләүләрен, безне, үз гаиләбезне, аның турында кайгыртуыбызны искә алсын һәм өйгә кайту юлын тапсын дип Аллаһка ялварам. Без бервакыт аның хәтерен уятырлык берәр нәрсә булыр дип өметләнәбез. Шуңа күрә мин хәтта безнең тарихны онытмауларына өлешчә шатмын, чөнки Кенан сюжетны телевизордан күрер яки интернетта яңалыклар укыр һәм барысын да искә төшерер дип ышанам", - дип уртаклашты Ирада Мостафаева.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас