Белорет һәм Учалы районнары полициясе аеруча зур күләмдә дистанцион мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгаткан. Өлкән яшьтәге кешеләр җинаятьчеләргә 10 миллион сумнан артык шәхси тупланмаларын күчергән яки тапшырган.
Белоретта 73 яшьлек пенсионер хатын 6 миллион сумнан колак каккан. Өлкән яшьтәге хатын полициягә мөрәҗәгать иткән һәм 30 марттан 27 апрельгә кадәр билгесез кешеләрнең төрле сылтаулар белән аңардан 6 миллион 260 мең сум урлаганын сөйләгән. Җинаятьчеләр аның белән телефон һәм электрон почта аша элемтәгә кергән, үзләрен Социаль фонд, «Дәүләт хезмәтләре», ФСБ һәм Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Алар пенсионер хатынны телефонына видеошалтыраулар өчен кушымталар куярга һәм аларның күрсәтмәләрен үтәргә кушкан, җир кишәрлеген һәм саклык акчаларын саклап калырга вәгъдә иткән.
Корбан берничә тапкыр банкларга килгән һәм зур суммалар алган. Кредит оешмалары хезмәткәрләре профилактик әңгәмәләр уздырган, аңа акча нигә кирәклеге белән кызыксынган. Хатын-кыз акча йорт төзелешенә һәм участокны төзекләндерүгә кирәк, дип җавап биргән. 8 апрельдә ул шәхсән курьер кулына 5 миллион сум акча тапшырган. Ә 15-24 апрельдә мобиль кушымталар аша билгесез счетларга тагын 1 миллион 260 мең сум күчергән.
Учалыда мошенникларның корбаны 63 яшьлек пенсионер булган. Ир-ат 4 миллион 150 мең сум шәхси акчасыннан мәхрүм калган. Ул полициягә хәбәр иткәнчә, 20-25 апрельдә үзен «Госуслуги» һәм ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр аны мошенниклардан коткару өчен кичекмәстән бөтен тупланмаларны алырга күндергәннәр.
Пенсионер Ленин урамындагы банк бүлегенә килгән. Хезмәткәрләр әңгәмә үткәргән, зур сумманы алу максаты турында сорашкан. Ир-ат акча оныгына фатир сатып алу өчен кирәк, дип җавап биргән. 25 апрельдә ул курьерга код сүзен әйтеп, 4 миллион 150 мең сум тапшырган.
Ике факт буенча да РФ Җинаять кодексының 159 мәддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: дәүләт органнары, банклар һәм хокук саклау структуралары хезмәткәрләре беркайчан да гражданнарга "хәвефсез счетларга" акча күчерүне яки аларны курьерларга тапшыруны таләп итеп шалтыратмый -андый счетлар юк. Әгәр Сезгә мондый шалтырату булган икән, кичекмәстән әңгәмәне туктатыгыз һәм оешма белән рәсми номер буенча элемтәгә керегез. Өлкән яшьтәге туганнарыгызга мошенниклык очраклары турында сөйләгез. Исегездә тотыгыз: пенсионерлардан акча алучы курьерлар - җинаять схемасының бер өлеше.