Бу - илдә социаль проектларның төп конкурсы, ул Русия Президенты ярдәме белән үткәрелә. Аның төп максаты - Русиядә һәм чит илләрдә кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән иҗтимагый әһәмиятле башлангычлар лидерларын билгеләп үтү һәм аларга ярдәм итү.
Премияне гамәлгә куючы - "Росмолодежь", ә оештыручы - «Добро.рф» волонтерлык үзәкләре һәм Иҗтимагый берләшмәләр ассоциациясе. Оештыру комитетын Президент Хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм вице-премьер Татьяна Голикова җитәклиләр. Җиңүчеләргә бүләкне соңгы ун ел дәвамында Владимир Путин шәхсән үзе тапшыра.
Конкурста 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, коммерциягә карамаган һәм хәйрия оешмалары, коммерция компанияләре, журналистлар һәм социаль проектларны гамәлгә ашыручы башка медиа вәкилләре катнаша ала. 2024 елдан, шулай ук, ирекле, хәйрия һәм Гражданлык башлангычлары программаларын үстерүче субъектлар һәм муниципаль берәмлекләр дә катнаша ала.
Лауреатларны игълан итү һәм бүләкләр тапшыру тантанасы 2026 елның декабрендә #МЫВМЕСТЕ Халыкара гражданнар форумы кысаларында узачак.
Төп этапларның берсе булып техник тикшерү узган һәм төбәк дәрәҗәсенә кертелгән гаризаларны эксперт бәяләве тора. Ул 15 июньнән 12 июльгә кадәр «Добро.рф» платформасында читтән торып үткәрелә. Һәр гаризаны өч эксперт бәяли: социаль проектлар өлкәсендә ике федераль белгеч һәм бер төбәк эксперты (РФ субъектының Иҗтимагый палатасы вәкилен җәлеп итү тәкъдим ителә).