

Бу, җан башына уртача керемне исәпкә алмыйча, үз эшләрен үстерүгә социаль контракт төзи алырлык СВО катнашучылары өчен дәүләт программасы шартларын гадиләштерү нәтиҗәсендә мөмкин булды.
- Ел башыннан бирле без 50дән артык сугышчының һәм аларның гаилә әгъзаларының эшкуарлык башлангычларын хупладык. Яңа тәртип кертелү белән социаль контракт махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен кулайрак була башлады. Мондый адреслы чаралар нәтиҗәсендә кешеләрнең, авыр сынаулардан соң тернәкләнеп кенә калмыйча, уңышлы эшкуар булып китүен, республика үсешенә өлеш кертүен күрәбез, – дип сөйләде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова.
Вадим Грудининның тарихы - моңа ачык дәлил. Мебель өлкәсендә ул яңа кеше түгел: анда 20 елдан артык эшли. Ике елдан артык СВО зонасында ил мәнфәгатьләрен яклый, алдынгы сызыктан кайткач, үз производствосын оештыру карарын кабул итә.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/28807/