

Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системалары төрле темаларга 5641 мөрәҗәгать теркәгән. Үткән атнадагы белән чагыштырганда, бу 939га кимрәк.
Иң күп мөрәҗәгатьләр юллар темасы буенча – 1515, 392гә кимегән. Нигездә, чокырларны ямау, юлларны ремонтлау, ком-таш җәелгән юлларны карап-тоту һәм машина юлларын төзү буенча язганнар. Ешрак Уфа, Туймазы, Иглин һәм Бөре районнары халкы мөрәҗәгать иткән.
Төзекләндерү темасына – 1371 хәбәр. Җәмәгать киңлекләрен чүп-чардан, яфраклардан тазарту, шулай ук, аларны төзекләндерү, яшеллекләрне карап-тоту, ишегалларындагы чокырлар буенча мөрәҗәгатьләр күп килгән. Өченче урында торак-коммуналь хуҗалык темасы – 790 мөрәҗәгать. Халык җылытуны вакытыннан алда сүндерү, кайнар, салкын су булмау, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, квитанцияләрдә суммалар артуга зарланган.
Башкортстан ЦУРы, муниципалитетлар, министрлыклар һәм ведомстволардан коллегалары белән берлектә, 4385 проблеманы хәл иткән. Менә шуларның берничәсе. Бер ханым Кире элемтә платформасында “Җылы яр” скверындагы ватык батут турында язган һәм аны ремонтлауны сораган. Башкортстан ЦУРы мөрәҗәгатьне теркәп, Калинин районы хакимиятенә эшкә җибәргән. Икенче көнне ”Горзеленхоз” предприятиесе батутны ремонтлаган.
Дүртөйле шәһәренең М. Якутова тыкрыгындагы 1а адресы буенча урнашкан йорт янында электр чыбыклары беркетелгән. Аларның салынып төшүе турында социаль челтәрдә урындагы кешеләр язган. Дүртөйле районы хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, объектның хуҗасы белән элемтәгә кергәннәр һәм икенче көнне үтенечне үтәгәннәр.
Уфада Георгий Мушников урамындагы 17/4 йортның түбәсен ремонтлаганнар. Аннан су үтү турында социаль челтәрдә 9нчы каттагы фатир хуҗасы язган. Үтенечне быел мартта Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары теркәгән, ә Калинин районы хакимияте аны контрольгә алган. “ЖЭУ” хезмәткәрләре материаллар сатып алып, апрельдә түбәне ремонтлаган.
Бер уфалы Мәгариф урамында җәмәгать транспорты хәрәкәтенә комачаулаучы юл билгесен төзәтүне сораган. Бу хакта ул Кире элемтә платформасына язган. Мөрәҗәгатьне Уфа шәһәре хакимияте һәм “СУРСИС” оешмасы белгечләре эшләгән.
Салаватта Космонавтлар бульварында урнашкан скверда ватылган таган турында социаль челтәрләрдә бер хатын хәбәр иткән. Аның үтенечен 17 апрельдә Башкортстанның “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән. Шәһәр хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, шул ук көнне подрядчы оешма хезмәткәрләре таганнарны ремонтлаган.
Калтасы авылында яшәүче кеше социаль челтәрләрдә Карл Маркс урамындагы йорт ихатасындагы балалар мәйданчыгына эскәмияләр урнаштыруны сораган. Район хакимияте хезмәткәрләре һәм идарәче оешма белгечләре берничә көннән мәсьәләне хәл иткән.
Кушнаренко районының Урал авылында ком-таш түшәлгән юл төзекләндерелгән. Аның аяныч хәле турында бер кеше Кире элемтә платформасында хәбәр иткән: юл җимерелә башлаган булган, аның буенча йөрү хәвеф тудырган. 20 апрельдә Кушнаренко юл ремонтлау-төзелеш идарәсе белгечләре авылга керү юлын ремонтлаган.
Уфа районының Нөрле авылында Яңа урам буенча дамба төзекләндерелгән һәм юл салынган. Бу хакта социаль челтәрләрдә халык сораган. Уфа районы хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, Николаевка авыл Советында проблема турында белгәннәр, хәлне контрольдә тотканнар һәм мәсьәләне хәл итүгә керешкәннәр. Апрель уртасында профильле хезмәтләр барлык эшләрне төгәлләгән.