- Ратмир Рәфилович белән булган хәлне без барыбыз да беләбез. Ул чыннан да Уфа үсеше өчен бик күп эшләде. Ул эшләгән елларда Уфа чәчәк атты, эшләр яхшы барды, - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе. - Җинаять эше кузгатылды. Билгеләнгән тәртиптә карарбыз, мәгълүмат алырбыз. Хәзер барлык хезмәтләрнең эшләве мөһим. Минем позициямне сез беләсез, процессуаль карарлар кабул ителгәнче, судка кадәр шәһәр башлыгы булып Мәүлиев Ратмир Рәфилович кала, ә аннары карарбыз.
Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны ике айга СИЗОга озаттылар. Ул вазыйфа вәкаләтләрен арттыруда һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә.