Ул өлкән яшьтәге кешеләрдән мошенниклар алдап алган зур суммаларны барып алган. Схема корбаннары - барлыгы 4 миллион сумнан артык акча югалткан өч пенсионер.
Әйтик, 79 яшьлек ханым, торак-коммуналь хуҗалыкның ялган хезмәткәрләренә һәм "полицейскийларга" ышанып, 1,2 млн сумын курьерга тапшырган. 65 яшьлек ир, «Тикшерү комитетыннан» шалтыратудан соң, курьерга 2,1 млн сумнан артык акча биргән. 75 яшьлек пенсионер, акчаны «декларацияләргә» кирәклегенә ышанып, курьерга 700 мең сумнан артык акчасын тоттырган.
Барлык очракларда да мошенниклар башта ышанычка кергән, ә аннары курьерны акча алырга җибәргәннәр.
Курьерны Уфа янындагы бакча ширкәтендә аның өендә тоткарлыйлар. Үзе белән аның 40 мең сум акчасы була, ул аны зыянны каплау хисабына тапшырган. Шикләнелүче элегрәк инде хөкем ителгән булган. «Мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. Ирне сак астына алганнар.