БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, барысы да шалтыратудан башланган: билгесез кеше, үзен доставка хезмәткәре дип таныштырып, хатын-кызны СМСтан кодны әйтеп бирергә күндергән. Шуннан соң аның электрон почтасына «Госуслуги» порталында шәхси кабинетка керү омтылышлары турында хәбәр килгән. Аннары аның белән янәсе «Центробанк» хезмәткәре элемтәгә кергән һәм мошенниклар аның исеменә кредитлар рәсмиләштерергә тырыша, дип белдергән. Акчаны коткару өчен аңа ашыгыч рәвештә барлык тупланмаларны «хәвефсез счетка» күчерергә тәкъдим иткәннәр.
Куркуга һәм эштә хәвефсезлек буенча даими инструктажларга карамастан, хатын якын дусты белән киңәшләшергә карар кылган. Тегесе сүзнең мошенниклык турында барганын шундук аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә күндергән.