Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, "кармак "булып билгесез кешедән хәбәр хезмәт иткән: "Таныдыңмы? Мин танышу чатыннан", дип язган ул. Кыз исә әңгәмәне дәвам иткән, һәм икенче көнне үк яңа танышы, имеш, уңышлы ябылган килешү турында шатлыгы белән уртаклашкан һәм әңгәмәдәшен инвестицияләр турында уйларга этәрә башлаган.
Ул ризалашкач, эстафетаны «белгеч» эләктереп ала, ул әлеге кызны акрынлап зуррак суммаларга әйди, ялган "инвестиция мәйданчыгында" яхшы табыш күрсәтә. Әмма бервакыт кыз аның акчаларын кире кайтаруны сорагач, аңлашылмаган кыенлыклар килеп чыга, ә "брокер" үзен тупас тота башлый. Шуннан соң хатын, ни булганын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.