

Бәйрәм чараларын оештырганда һәм үткәргәндә террорчылыкка каршы хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәү генә бәйрәм көннәрендә дә, көндәлек тормышта да фаҗигаләрдән котылырга ярдәм итәчәк.
Уяулыкны югалтмагыз! Бәйрәм чаралары вакытында кешеләр күп җыела. Аерылмаска тырышучы, гади гражданнар арасында «югалырга» омтылучы һәм үзләрен сәер тотучы шикле затларны игътибарсыз калдырмагыз. Аларны истә тотыгыз һәм бу хакта полиция хезмәткәрләренә хәбәр итегез. Бер генә очракта да аларны мөстәкыйль рәвештә туктатырга яки тоткарларга тырышмагыз.
Шикле предметлар (сумка, пакетлар, төргәкләр) табылганда, учреждениеләрдә һәм җәмәгать урыннарында хуҗасын ачыклый алмасагыз, полициягә хәбәр итегез. Шикле барлык затлар, хуҗасыз предметлар һәм транспорт чаралары, шулай ук кемнең дә булса хокукка каршы гамәлләр кылырга ниятләве турында мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша хәбәр итегез.
Башкортстан Республикасында ышаныч телефоннары:
Террорчылыкка каршы комиссия: 8 (347) 233-44-55.
Башкортстан прокуратурасының ышаныч телефоны — 8 (347) 272-16-25 (эш вакыты), 8 (347) 272-71-42 (ял көне).
БПЛА күрсәгез нишләргә?
Әгәр дә сез һавада пилотсыз очу аппаратын күрсәгез, үз-үзеңне тота белү һәм алдан уйлап эш итү мөһим. Сезнең сабырлыгыгыздан һәм дөрес адымнарыгыздан үз хәвефсезлегегез генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышы да бәйле булырга мөмкин. Түбәндә истә тотарга кирәк булган гамәлләр алгоритмы китерелгән.
Барыннан да элек тынычлык саклагыз. Паника хәлне адекват бәяләргә комачаулый гына.
Булган хәлләрне видеога төшереп карагыз һәм кичекмәстән барысы турында да 112 номеры буенча хәбәр итегез, дронның очу вакытын, урынын һәм юнәлешен күрсәтегез.
Интернетта һөҗүмнең фото- һәм видеоматериалларын урнаштыру катгый тыелган: бу хәвефсезлек хезмәтләре эшенә зыян китерергә мөмкин.
Кичекмәстән потенциаль куркыныч зонадан — аппарат эленеп торган урыннан яки ул хәрәкәт иткән юнәлештән чыгып китегез. Аның янына якын килмәгез һәм якыннанрак карарга тырышмагыз.
Әйләнә-тирәдәгеләрне куркыныч турында кисәтегез.
Әгәр пилотсыз очкыч торак йортка һөҗүм итә икән, янгын вакытындагы кебек эшләгез.
Урамда якындагы бинада ышыкланырга тырышыгыз.
Әгәр сез транспортта булсагыз - чыгыгыз һәм хәвефсез урынга юнәлегез.
Фатирда тәрәзәләрдән ераграк торыгыз, стеналары терәк булган бүлмәдә идәнгә утырыгыз.
Бинада — лифттан файдаланмыйча гына аска төшегез, подвалда яки җир асты парковкасы дәрәҗәсендә яшеренегез, дип яза "Электрогазета".
Белгечләр ассызыклаганча, БПЛА табылса, куркыныч урыннан тиз генә чыгып китәргә һәм табыш турында 112 номерына хәбәр итәргә кирәк.