+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 Мая , 08:50

Карчыкны бәладән полиция хезмәткәре коткарган

Берничә көн телефон мошенниклары Салаватта яшәүче 75 яшьлек хатын-кызны кулга алу һәм тентүләр белән куркыткан һәм ул аларга миллион сумнан артык акчасын бирә язган.

Карчыкны бәладән полиция хезмәткәре коткарганКарчыкны бәладән полиция хезмәткәре коткарган
Карчыкны бәладән полиция хезмәткәре коткарган
Ләкин аны полиция хезмәткәре коткарган.

Башта пенсионерга үзен социаль яклау хезмәткәре дип таныштырган яшь ханым шалтыраткан һәм, дәүләт өлкән яшьтәге русиялеләргә коммуналь чыгымнарны кайтарырга ниятли, дигән яңалык белән шатландырган. Һәм Пенсия фондына кабул итүгә язылырга тәкъдим иткән, моның өчен аңа паспорт мәгълүматларын хәбәр итүне сораган. Әби шулай эшләгән дә, ләкин бераздан ул шикләнә башлаган һәм Пенсия фондына үзе барып, барысын да шәхсән белергә карар кылган. Әлбәттә, анда аңа мошенниклар шалтыратканлыгы ачыкланган.

Бераздан пенсионерга яңадан шалтыраталар, бу юлы - ир кеше, ул - имеш, хокук саклау органнарыннан. Ир хәбәр иткәнчә, әби аферистлар белән аралашкан һәм хәзер аның исеменнән җинаятьчеләр дустанә булмаган илгә акча күчерә. Шуңа күрә ул да - җинаятьче, һәм аңа тентүләр, кулга алу һәм җинаять җаваплылыгы яный.

Тагын берничә шалтырату алган пенсионер хатын өендә сакланган акчаны ала һәм аларны салырга банкка китә. Анда, аның бәхетенә, шәһәр полициясе хезмәткәре очрый. Ул банкомат янында ыгы-зыгы килүче һәм бертуктаусыз кем беләндер телефоннан сөйләшеп торган олы яшьтәге бер хатынны шундук күреп ала. Полиция хезмәткәре аның янына килә, үзенең таныклыгын күрсәтә, сөйләшүне туктатырга күндерә һәм аның билгесез счетларга 1,1 миллион сум күчерергә җыенганын ачыклый.

Әңгәмәне алар полиция участогында дәвам итә, анда хокук саклаучылар инцидент шартларын ачыклый һәм җинаять эше кузгата. Пенсионер хатын белән профилактик әңгәмә уздыралар.

"Шуны истә тотарга кирәк, мошенниклар телефон аша үзләрен теләсә кем: социаль яклау, прокуратура, банк, полиция, ФСБ хезмәткәрләре һәм башкалар дип таныштырырга мөмкин. Шалтыраткан һәркемгә ышанырга, бигрәк тә билгесезләргә шәхси мәгълүматларны, СМС-хәбәрләрдән кодларны хәбәр итәргә, башкаларның счетларына акча күчерергә, яки аларны курьерларга тапшырырга ярамый. Бүген барыгызга да уяу булырга һәм өлкән яшьтәге туганнарыгызны һәм танышларыгызны куркыныч янавы турында кисәтергә кирәк", - дип белдерә республика полициясе матбугат хезмәте.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас