+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Мая , 10:15

Иске Шәрәйнең соңгы фронтовигы иде...

Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән батыр яугир Мөхәммәт Чурагулов тыныч тормышта да һәр җәһәттән үрнәк булды.

Иске Шәрәйнең соңгы фронтовигы иде...Иске Шәрәйнең соңгы фронтовигы иде...
Иске Шәрәйнең соңгы фронтовигы иде...
Кырмыскалы районының Иске Шәрәй авылына борылып кергәч тә, калку урында урнашкан бу биек һәм күркәм йорт әллә кайдан күренеп, үзенә игътибарны җәлеп итә. “Бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераны, районның шәрәфле шәхесе Мөхәммәт Чурагулов яши” — дигән язулы такта да беркетелгән. Мөхәммәт абзый исән чагында бу йортта еш була идем. Килеп керүемә: “Эльвира кызым, әллә синме?” – дип, тавышымнан танып, яткан урыныннан торып чыга иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр гәзит-журналлар алдырып, ил һәм дөнья хәбәрләре белән кызыксынып, авыл тормышында актив катнашып яшәде ул. Бик аралашучан, ихлас кеше булды, аның белән сөйләшүе шулкадәр рәхәт иде, үткәннәрне искә ала, үзенең хәрби юлы турында да мавыктыргыч итеп сөйли, бүгенге көн белән кызыксына, киләчәкне дә уйлый. Аның сүзләрендә һәрвакыт зирәк фикер, акыллы киңәш була иде. Гомумән, яшь-карт дип тормады ул, барысын да тигез күрде. Кешеләргә мөнәсәбәте, үзенең яшәү рәвеше белән дә үрнәк булды. Шуңа аны искә алганда да күңелдә якты хисләр уяна.

Биш ел элек, 95 яшендә, Мөхәммәт Арслангәрәй улы арабыздан китеп барды. Ләкин ул салган һәм яшәгән йортның утын сүндермиләр – биредә аның тормыш иптәше Флүрә апа һәм кызы Мәдинә гомер итәләр. Ә инде ял һәм бәйрәм көннәрендә оныклары, туруннары да шушында җыела.
Йортларының каршысында гына үзе исән чакта ук Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачылды. Шунысы сөенечле, Җиңү бәйрәмнәрен авылдашлары белән бәйрәм итәргә өлгерде ул. “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан әтине Уфа шәһәрендәге бәйрәмдә катнашырга чакырганнар иде. Беренче көнендә зур җыелыш булды, икенче көнендә парадта катнашырга тиеш иде. Ләкин авылдагы митинг та шушы көнгә туры килгәч, ул иртән, такси яллап, ашкына-ашкына кайтып төште. Ләкин бездәге митинг тәмамланып тора иде. Шунда күзләренә яшьләр килде”, — дип искә ала Мәдинә Мөхәммәт кызы. Ул көнне мин дә яхшы хәтерлим: ветеранның кайтуын күреп, митингта катнашкан барлык халык Чурагуловларның капка төбенә җыелды. Авылыбызның иң хөрмәтле кешесе, соңгы фронтовигы иде бит ул! Ул барысы өчен дә тере тарих, Җиңүгә илткән батырлык үрнәге булды. Күркәм йолалар бу гаиләдә дә, авылыбызда да дәвам итә – Җиңү көнендә авыл халкы бердәм булып Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында җыела. Чәчәкләр салу, тыныч күк йөзе бүләк итүчеләрне бер минут тынлык белән искә алу – безнең бердәмлегебезне күрсәтә.
...Менә янә әлеге йорт янына килеп туктадым. Ишектән керүгә нигәдер Мөхәммәт абзыйның тавышын ишетермен кебек тоелды. Мине Мәдинә апа каршы алды. Флүрә апага да инде 95 яшь. Олы яшьтә булса да, шөкер бирешми ул. Үз аякларында йөреп, кызы тәрбиясендә гомер йомгагын сүтә.
— Бу яшькә җитәрмен дип уйламаган да идем, кызым. Без күргән авырлыкларны, ачлык-ялангач­лыкны киләсе буыннарга Ходай күрсәтмәсен, — ди әбекәй.
Ачлыктан үлмәс өчен балаларны Архангель районындагы хәллерәк гаиләләргә асрауга бирә торган булганнар. Флүрә апаның да хәтерендә бу чорлар тирән уелып калган. Шул вакытларны искә алуына күзләренә яшь тула. Иңнәре дә ныгып бетмәгән кыз балаларга тамак хакына бала карарга, авыр хуҗалык эшләре башкарырга, су ташырга, бакча эшкәртергә, хәтта урманнан утын ташырга да туры килгән. Туйганчы ашау кая инде? Анда да ачлы-туклы көн күргәннәр.
Үсә төшкәч, колхоз эшенә җигелгәннәр. Күкрәгендәге медальләре дә – шул авыр вакытларның, сугыш һәм аннан соңгы елларның, көнне-төнгә ялгап эшләү дәверләренең бер истәлеге.
Мөхәммәт абзыйның да орден-медальләр белән тулы пинжәге – иң кадерле ядкарь булып, бүлмәсендә эленеп тора. Һәр орден, һәр медаль – Ватанны саклауда күрсәткән батырлык, фидакарьлек, тыныч тормыштагы хезмәт җимеше. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Мактау билгесе”, “Хезмәттәге батырлык өчен”, “Хезмәттәге фидакарьлек өчен” медальләре һәм башкалар... Алар – тарих, алар – истәлек, алар – Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт символы. Мөхәммәт Арслангәрәй улы үзенең тормышы һәм хәрби юлы турында ачыктан-ачык сөйли иде. Мәктәптәге чараларга аны еш чакырып тордылар. Шуңа авылда аның биографиясен белмәгән кеше юктыр да.
Мөхәммәт Чурагулов сугыш башлану турындагы хәбәрне басуда эшләгәндә ишетә. 1941 елда, 14 яшендә, Бишаул-Уңгар авылында тракторчылар мәктәбендә укып чыккач, туган авылында сабанчы булып эшли башлый. Сугыш башлангач, авылдагы ир-егетләр фронтка китеп бетә, барлык эш хатын-кызлар, яшь-җилкенчәк һәм картлар кулына кала. Көз көне комбайн штурвалы артында басуда эшләп йөргәндә 17 яшьлек егеткә армиягә повестка китерәләр. 1943 елның ноябрь аенда сугышка китә ул.
Аларны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр, ә андагы тәҗрибәле сугышчыларны Сталинградка алып китәләр. Яшь егетләр япон самурайларына каршы торырга тиеш була...
Иң кискен сугышка ул 1945 елның 9 августында керә.
— Бу көнне бездән ике чакрым ераклыкта булган 250 кешелек заставаны алырга бардык. Көчле яңгыр ява. Без, сиздермичә генә үтеп, часовойларны кулга төшердек. Ике сәгатьтән соң застава безнеке иде. Ун километр чамасы баргач, төрле яктан ташлар белән әйләндереп алынган бер авылга тап булдык. Һәр 4 метр саен амбразуралар тора. Сугыш каты булды. Япон солдатлары бирешмәде, кулларына гранаталар тотып, танклар астына ташланды. Шуңа карамастан, без бик күп әсирләрне кулга төшердек, — дип сөйләгән иде Мөхәммәт абзый.
Аннары сугышлар Ленкок, Хайлин һәм Мудадзянь шәһәрләрендә уңышлы дәвам итә. Ә 3 сентябрьдә Япония җиңелә... Ил чикләрен саклау, сугыштан соңгы җимереклекләрне тергезү дә яшь солдатлар иңнәренә төшә.
Мөхәммәт Чурагулов туган якларына 1951 елда гына кайта һәм бөтен гомерен игенчелеккә багышлый. Кичәге фронтовик “Победа” колхозында эшли: икмәк үстерә, тракторчы һәм комбайнчы булып эшли, шулай ук байтак еллар бригадир вазыйфасын башкара. Дистә еллар дәвамында ул социалистик ярышларда җиңүче була. Авыл хуҗалыгы техникасының сыйфатын һәм җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлтелгән новаторлык идеяләре өчен җитәкчеләр, хезмәттәшләре арасында абруе зур була. Хәрби һәм хезмәт бүләкләреннән тыш, Мөхәммәт Чурагулов “БАССРның атказанган механизаторы” исемен йөртте, районыбызның шәрәфле шәхесе исеменә лаек булды.
Флүрә һәм Мөхәммәт Чурагуловлар – Иске Шәрәйнең йөзек кашы, үрнәкле гаилә булды. Мәдияр һәм Мәдинә исемле балаларына лаеклы тәрбия биреп үстереп, Илшат, Айрат, Динар, Гөлназ, Лилия исемле оныкларының һәм күпсанлы туруннарының бәхетләренә сөенеп, аларның кадер-хөрмәтенә төренеп яшәделәр. Кызганычка каршы, кайгы-хәсрәт тә урап узмады: уллары Мәдиярның бик иртә якты дөньядан китүе — әти-әни өчен иң зур югалту булды.
— Әтиебез — бик уңган булды. Аның аркасында без һәрвакыт җитеш тормышта яшәдек. Кешеләр ат белән печәнгә йөргәндә, безнең үзебезнең мини-трактор булды – әти аны үзе эшләп алды. Үзләренең балачагы авырлыкта узгач, без – балалары, оныклары өчен барысын да эшләргә тырыштылар, — дип искә ала Мәдинә апа.
Флүрә апа да, орден-медальләр тулы пинжәккә һәм альбомнардагы фотосурәтләргә карап, үзенең иң бәхетле елларын – Мөхәммәт абзый белән 65 ел иңгә-иң куеп яшәгән чорның чагу мизгелләрен искә ала.
Оныклары, туруннары өчен бу орден-медальләр – кадерле мирас. Алар – Җиңүнең, батырлыкның, тыныч тормышны булдыру өчен түккән тирнең, күрсәткән фидакарьлекнең гүзәл чагылышы. Бу ядкарьләр гаиләдә саклана икән, Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерен аямый көрәшкән яугирләр турында истәлек тә яшәвен дәвам итә.
Ә Мөхәммәт Чурагуловның исеме аның йортына каршы гына урнашкан һәйкәлнең мәрмәр ташында уелып язылган — Бөек Ватан сугышында катнашып, туган якларына исән-имин кайтучылар исемлегендә ул. Хәзер инде аның кызы, оныклары, туруннары өчен 9 Май – иң зур һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне алар, картәтиләре исән вакыттан калган күркәм гадәт буенча, мемориалга килә, үзләренең газиз кешесен һәм Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән барлык авылдашларын тирән хөрмәт белән искә ала. Мөхәммәт Чурагулов та алар белән бергә — оныкларының, туруннарының кулындагы фотосурәттә “Үлемсез полк”та атлый.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас